Arctic Knot Conference 2021/Submissions/Sustainability of underrepresented language wikis: DEATH NO VALUE/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Гариза номеры.
7
Татар телле Викимедиа проектларына өлеш кертүнең чын файдасын Wikidata-җанисәп.tatar инициативасы күрсәтәчәк
Гаризаның башламы
Игътибар җитмәгән телләрдәге викиләрнең тотрыклылыгы: ҮЛЕМ ЮК ФАЙДА
Гаризаның авторлары
Frhdkazan, Ilnur efende
Гаризаның форматы
  • Алдан яздырылган видео презентациясе (10–30 минут)
Презентациянең теле
ИНГЛИЗЧӘ, РУСЧА һәм ТАТАРЧА вариантлары тәкъдим ителәчәк
Эл.почта адресы
frhd(_AT_)narod.ru
Чыгыш иле
РОССИЯ
Оешма, берләшмә һ.б.га бәйлелек (булганда)
Викимедиа Россия халыклары телләре, Викимедиа Россия, Викимедиа җәмгыятенең татар телле юзер-төркеме, Төрки телле викимедиачыларның юзер-төркеме, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Шәхси бит яки блог
@Русча Викихәбәрләр
Тезислар (тәкъдимегезнең тасвирлануы, максимум 300 сүз)
"Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. ...[Ү]з мәдәниятләрен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала."[1]
25 февраль 2021 узган РФ Иҗтимагый палатасы комиссияләренең һәм ТР Иҗтимагый палатасының уртак утырышына әзерләнгән презентациянең татарча варианты слайдлары.

Сөю хисләре өчен акча нигез...

Кибер-физик системаларның глобаль Бабилендә кешенең чикле игътибары өчен кем генә көрәшми. Изге бәлешнең берәр өлешен беръюлы бар илләр, идеологияләр, диннәр, милләтләр, этно-социаль һәм иҗтимагый төркемнәр, күп төрле брендлар һәм 7100+ кеше теле дә үзенә хезмәт иттерәсе килә. Бу шартларда шәхси вакыт кыйммәтлелеге акчадан һич ким түгел. Ностальгиягә бирелүчен олылардан аермалы буларак, рациональ космополит яшьләр бу яңартылмаган ресурсны иң югары файда китерүче проектларга генә юнәлтә. Фикерләү мохите һәм коммуникация коралы сыйфатында уңайлы, чикләнмәгән иҗади ирек һәм объектив чынбарлыкның концептуаль картасына ирешү мөмкинлеген бирүче мәдәни дөньяларның гына озын мөддәтле сакланылуга шанслары бар. Матди булмаган мәдәни мирасны саклау, үстерү һәм тапшыру бар яшәгән буыннарның һәм иҗтимагый төркемнәрнең хезмәттәшлегендә генә башкарыла ала, тик бу "иҗтимагый кыйммәтнең" һәм бәйле мохитнең киләчәге якты булуы өчен болар үз хезмәтләрен бар ихтимал кулланучы төркемнәре өчен әһәмиятле әйберләрне адекват тасвирларга тиешлеге ап-ачык.

Чыгыш чикләрендә татар телле Википедия җәмгыятенең күпсанлы яңа катнашучылар катнашында уңышлы үткәрелгән мәкалә бәйгеләре (Минем Татарстан һәм Татар 4.0), Google һәм Yandex'ларның эзләү нәтиҗәләрендә еш күренергә бирмәгән «пыяла түбә»не тишә алуыбызга юнәлгән бәйге һәм башка проектларыбызның (Wikidata-җанисәп.tatar һәм Wiki-акыллы Кайбыч районы) хәле турында хисап бирәчәк.

Татар теллеләр Россиядәге тел популяциясенең 3%-на якын өлешен тәшкил итә (илдәге сөйләшүчеләр саны ~5,5 млн), һәм игътибар җитмәгән телләр төркеменә караган иң эре җирле җәмгыять булып тора. Татар теленең хәле илнең 200-гә якын башка асаба телләргә караганда күпкә яхшырак — боларның йә төбәк дәрәҗәсендә рәсми тел статусы һәм бәйле төбәк ярдәме юк, йә рәсми булмаган яклаучылар саны түбәнрәк, йә икесе дә зәгыйфьрәк. Татарлар бар Россия буенча яши, Татарстан исә илнең инфраструктура, мәдәният һәм социаль-икътисади үсеше ягыннан иң алдынгы 10 субъект рәтенә керә, татарча сөйләшүчеләрнең 1/4 өлеше өчен йорты булып тора. Шундый шартларда татарча Википедия һәм аның җәмгыятеннән күптелле һәм полимәдәниятле илнең бар тел җәмгыятьләре өчен уртак заманча мәсьәләләрне чишүнең уңышлы үрнәген күрсәтүе дефакто көтелгән җаваплылык булып тора.

Катнашучылар бу сессиядән нәрсә алып чыгачак?
Катнашучылар татар телле Википедия җәмгыяте локаль доминант тел белән тигез ярдәм күрмәгән телдәге Викиләргә өлеш кертүнең күренүчәнлеген, престижын һәм кызыклылыгын үстерү юллары белән танышачак, чыгышка гариза бирүдән соң телгә алынган проектлар буенча барлыкка килгән нәтиҗәләр һәм яңа инициативалар турында өйрәнәчәк.
Сессия темасы
  • Вики-җәмгыятьләрнең компетенцияләрне ныгыту
Слайдлар яки өстәмә мәгълүмат (мәҗбүри түгел)
ӘЙЕ
Өстәмә таләпләр
Гариза статусы
әзерләнү процессында яки әзер? Әзер.


Катнашырга кызыксынганнары[edit]

Сессиядә катнашу кызык дип санасагыз, зинһар астарак хисап язмагызны күрсәтеп имзалагыз. Моңа карап, программаны әзерләү өчен җаваплыларыбызга аудиторияне нинди сессияләр кызыксындырганын билгелиячәк. Имзада хэш-билгесен һәм дүрт тильданы кулланыгыз. (# ~~~~).

  1. (Russian) "Для того, чтобы отождествлять себя с унаследованным родным языком, молодёжи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. ... [Т]олько молодёжь может сама создавать свою культуру и образцы для подражания."
    Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России". / Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / III баб - "Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау юллары", "Мәктәптә азчылык телендә укыту" өлеше, "Мәктәптән тыш һәм мәктәптән соң нәрсә?" бүлеге, 162 б.)