Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Jump to navigation Jump to search
This page is a translated version of the page Wikimedia Community of Tatar language User Group and the translation is 95% complete.

Other languages:
English • ‎dansk • ‎español • ‎français • ‎português • ‎русский • ‎татарча/tatarça • ‎українська • ‎العربية • ‎مصرى • ‎中文
Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме эмблемасы
Creating a reliable Tatar language compass to accompany our knowledge economy era global tribesmen in their informational needs.

— Татар Википедиясенең миссиясе

Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме — татар телле Викимедиа проектларында кызыксынган кешеләр төркеме.

Намус белән бөтендөнья Викихәрәкәттә катнашуга һәм барлык телләрдә ирекле белем тарату максатына кушылып, татар телле викимедиачылар үз оешманы теркәргә хәл итте.

Катнашучылар төркеме эшчәнлегенең мәйданчыгы - Интернет челтәре.

Максатларыбыз

  • Татар телле Википедияне иң популяр контентлы портал дәрәҗәсенә үстерү.
  • Татар телендәге башка Викимедиа проектларын үстерү.
  • Татар телле викимедиачыларының яңа буынын укыту, тәҗрибәне уртаклашу юлыннан, аның сәләтләрен үстерү.
  • Татар телле белемнәрнең ирекле лицензиягә күченүенә тырышлык куйдыру.
  • Ирекле белемнәр таратуны популярлаштыру максатыннан, грантлар һәм башка материалларны алыр өчен, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре, төрле оешмалар һәм физик затлар белән хезмәттәшлек итү.

Эшчәнлегебез

Students of Selet WikiSchool

Тарихыбыз

Википедиянең татар телле версиясе 2003 нче елның 15 сентябрендә барлыкка килде. 2018 нче елда ТатВикига 15 ел тулды.

Катнашучылар төркемен булдыру идеясе 2016 елда Фәрһад Фаткуллин җитәкчелегендә эшләгән Сәләт ВикиМәктәбе кысаларында туды. Бер ел узгач, Сәләт ВикиМәктәбенең беренче укучысы Тимерхан Шәйхетдинов проектның җитәкчесе булды. Ул Вики-конференциядә 2017 һәм Идел буе вики-семнарында 2017 катнашып, проектның планнарын тәкъдим итте. 2018 нче елның май аенда проектның язгы уку-укыту сессиясе узды.

Кейптаун шәһәрендә узган Викиманиянең 2018 ябылыш тантанасында Википедияне гамәлгә куючы Джимми Уэйлс Фәрһад Фаткуллинны 2018 нче елның Викимедиачысы итеп атады.

2018 елның 31 июлендә татар телле викимедиачылар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә катнашты.

22-енче - 23-енче Сентябренда проект мөдире Тимерхан һәм tt:Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе/"Иң яхшы мәкалә" конкурсы/Яз 2018 җиңүчесе user:Хабиль Сәхәбиев wmru:Вики-конференция 2018-дә катнашканнар. Тимерханның YouTube язгы белем бирү тәҗрибәсе һәм киңәшмәдә 2018/2019 мәктәп елына планнар бар.

2018 елның 1 нче октябренда Татар телле Викимедиячеләр Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашканнар һәм Татарстанда татар телле Wikimedia проектларын тәэмин итүе турында сөйләшкәннәр.

Чаралар планы

Чара Дата
1. "Сәләт" ВикиМәктәбенең көз сессиясенә заявкалар язу кампаниясе. 2018 елның 3-21 октябре
2. Көзге белем бирү сессиясе, ул 7 мастер-класстан тора. 2018 елның 10 ноябреннән - 21 декабренә кадәр.
3. Викимедиа проектларын Фәнсар мәктәбе, Әнвәр Хәйри киңәшмәсе кебек проектларга интеграция. 2018 елның ноябре - декабре.
4. «Сәләт ВикиМәктәбе» проектының 2018 ел көзге сессиясе йомгаклау конференциясе — Катнашучылар төркеменең вики-очрашуы 2018 елның 21 декабре
5. Татарстанның мәдәни объектларына укучылар белән Вики сәфәрләр. 2019 елның гыйнвар-феврале.
6. ВикиМәктәпнең язгы белем бирү семинары. 2019 елның марты.


Контакт мәгълүматы

  • Тимерхан (татарча, русча, инглизчә)
  • Абдулла (татарча, русча, инглизчә, алманча, гарәпчә)

Катнашуда кызыксынганнар

Үзегезне өстәгез - Add yourself - Добавьте себя

Партнёрлар

Шулай ук карагыз

Сәләт ВикиМәктәбе (eng.):

Affiliations Committee резолюцияләре