Jump to content

Вики Рамазанны ярата 2026

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Wiki Loves Ramadan 2026 and the translation is 100% complete.


Вики Рамазанны ярата 2026 чарасына рәхим итегез!

Гомуми
Медиа һәм нәтиҗәләр

Вики Рамазанны ярата 2026 — Рамазан аена бәйле төрле гадәт һәм йолаларны тасвирлау һәм уртаклашуга багышланган ел саен үткәрелүче глобаль бәйге.

Миссия

Вики Рамазанны ярата 2026 чарасы максаты Викимедиа проектларында Рамазан гадәт-традицияләре һәм мөселман тарихы турында җитмәгән белемне туплау. Инициативага дөньякүләм игътибарын һәм катнашуын җәлеп итү аркылы аеруча азсанлы җәмгыятьләргә ярдәм күрсәтү һәм бәйле кыйммәтле мәдәни белемне күптелле итү ният ителә.

Кыйбласы

Вики Рамазанны ярата 2026 чыгарылышының кыйбласы — Рамазан аена бәйле тулы һәм күптелле белем җыентыгын туплау, дөнья буйлап билгеләнү үзенчәлекләрен күрсәтү. Мәдәниятара хөрмәт-аңлау-татулык, җирле гадәтләр белән горурлык һәм мөселман җәмәгатьләренең Викимедиа платформаларда вәкилчелеген үстерүгә юнәлгән тырышлык бу.

Максатлары

  • Рамазанга бәйле темалар һәм әһәмиятле мөселман шәхесләр турында 10,000 дан күбрәк мәкалә булдыру яки тәрҗемә итү.
  • Викимедиа проектлары турында хәбәрдәрлек һәм катнашу активлыгын үстерү, аеруча вики-волонтёрлар саны түбән булган төбәкләрдә.
  • Рамазан йолаларын һәм мәдәни гадәтләрне документлаштыру эшчәнлегенә 32 илдән һәм 26 тел җәмгыятеннән катнашучыларны җәлеп итү.
  • Җирле оештыручыларга кирәкле инструментлар, әзерлек һәм башка ресурслар белән илкүләм дәрәҗәсендәге инициативаларны башкару-җитәкләү өчен ярдәм күрсәтү.

Нәрсә турында

Вики Рамазанны ярата 2026 чарасының төп фокусы

Темалар

  • Рамазан ае дәвамындагы мәдәни традицияләр, йола-ритуаллар һәм аш-су әзерләү гадәтләрен тасвирлау.
  • Гыйбадәтханәләр һәм җәмгыять чараларына игътибар җәлеп итү.
  • Ислам тарихындагы күренекле шәхесләренең биографияләренә багышланган мәкаләләрне төзү һәм камилләштерү.
  • Википедия, Вики-медиатека, Викисәфән һәм Викикитап кебек 26 Викимедиа проектына күп телле өлеш кертүчеләрне җәлеп итү.

Максат аудиториясе

Төп катнашучылары буларак Викимедиа проектларына өлеш кертүчеләр, җирле җәмгыятьләр әгъзалары һәм мәдәни белемне тасвирлауны сөюче шәхесләр күренә. Махсус игътибар мөселман илләреннән аз санлы яки вики-волонтёрлар арасында вәкилләре түбән булган җәмгыятьләрне җәлеп итүгә биреләчәк.

Төп чаралар

  • Бәйгеләр һәм кампанияләр: материалларны булдыруга җәлеп итү өчен илкүләм һәм халыкара бәйгеләр.
  • Тренинг һәм остазлык программалары: катнашучыларны Викимедиа платформаларны нәтиҗәле куллануга өйрәтүче онлайн-сессияләр.
  • Хәбәрдәрлекне үстерү программалары: халыкның белем дәрәҗәсен үстерүгә юнәлгән социаль медиа кампанияләре, плакатлар һәм брошюралар.
  • Җирле вакыйгалар: җирле җәмгыятьләр белән элемтәне оештыру өчен махсус оффлайн яки виртуаль чаралар.
  • Тану һәм призлар: югары сыйфатлы өлеш һәм актив катнашу өчен бүләкләр.

Көтелгән нәтиҗәләр

  • Рамазан һәм Ислам мирасына бәйле 10,000 артык яңа мәкалә, сүрәт һәм бирем-мәгълүмат элементлары.
  • Вики-волонтёр вәкилләре аз булган төбәкләр һәм тел төркемнәреннән актив катнашучылар санын үстерү.
  • Мәдәни белемне тасвирлауны сөюче глобаль Викимедиа катнашучылар челтәрен ныгыту.

Партнёрлар һәм хезмәттәшлекләр

Уңышка ирешү өчен Вики Рамазанны ярата 2026 чарасы оештыручылары түбәндәгеләр белән элемтә-хезмәттәшлекне ныгытачак:

  • Катнашучы илләрдәге җирле Викимедиа оешмалары һәм кулланучылар төркемнәре.
  • Рамазан турында хәбәрдәрлекне үстерүче дини һәм мәдәни оешма-институтлары.
  • Хәбәрдәрлекне үстерү тырышлыкларыбызны ныгыту өчен төрле тәэсир итүчеләр һәм мәгърифәтчеләр.

Бәйгедән соңгы әнгәмә һәм өйрәнелгәннәре

Бәйге тәмамланудан соңгы эшчәнлек эченә сораштырулар үткәрү юлы белән нәтиҗәләрен бәяләү, өлеш кертүчеләрне тану, һәм уңышлы үрнәкләре турында мәгълүмат тарату керә. Инициатива җәмгыять игътибарын җәлеп итү, күптелле контент булдыру, һәм мәдәниятара хезмәттәшлек турында кыйммәтле дәресләр бирәчәк, киләчәк Викимедиа кампанияләре өчен нигез булдырачак.

Вики Рамазанны ярата 2026 проекты беръюлы мәдәни һәм белем җитешсезлекләрне тулыландыруга, Рамазанны уртак глобаль традиция буларак бәйрәм итүгә, шул ук арада Викимедиа ресурсларны киләчәк буыннар өчен баетуга юнәлгән.

Катнашу

Проектта Википедиядә үз хисап язмасын булдырган һәркем вики-тәҗрибәсе күләменә карамастан катнаша ала. Географик чикләүләр юк, Википедиядәге бар тел бүлекләренә өлеш кертү мөмкин.

Катнашучылар түбәндәгечә өлеш кертә ала:

  • Яңа мәкаләләр булдыру.
  • Гамәлдәге мәкаләләрне киңәйтү яки яхшырту.
  • Мәкаләләрне башка телләргә тәрҗемә итү.
  • Гамәлдәге материалларны ышанычлы искәрмәләр һәм абруйлы чыганаклар белән баету.
  • Мәкаләләрне Рамазан һәм бәйле традицияләрне тасвирлаучы сыйфатлы сүрәтләр белән баету.

Проект хронологиясе

  • Бәйге башлануы: 16 февраль 2026
  • Материаллар кабул итү ахыры: 28 март 2026
  • Бәяләү периоды: 30 апрель 2026
  • Җиңүчеләрне игълан итү: 31 май 2026

Призлар

Вики Рамазанны ярата 2026 чарасы катнашучыларының халыкара һәм җирле призларны алырга мөмкинлеге бар.

Халыкара призлар: (10 приз)
  • Глобаль беренче урын: (300$)
  • Глобаль икенче урын: (200$)
  • Глобаль өченче урын: (100$)
  • 7 Глобаль хөрмәт бүләге: (50$)
Җирле бүләкләр:
  • Җирле Викимедиа оешмалары өстәмә призларны тәкъдим итә ала, болар аларның бәйге битләрендә игълан ителәчәк.

Кагыйдәләр һәм тәртипләр

  • Бәйге Википедиядә үз хисап язмасын теркәгән бар кулланучыларга ачык.
  • Команда буларак өлеш кертү рөхсәт ителә, әммә төшкән приз да такым әгъзалары арасында бүлешәчәк димәк.
  • Саналачак һәрбер яңа мәкалә 3500 байтлык минималь күләмгә ия булырга тиеш.
  • Гамәлдәге мәкаләләр очрагында, катнашучылар кертелгән үзгәрешләр тасвирламасын бирерәгә, мәкалә исә 3500 байт минималь күләм таләбенә туры килергә тиеш.
  • Бар кертелгән өлеш Википедия эчтәлек тәртипләренә туры килергә тиеш: ВП:Нейтраль караш, ВП:Тикшереп булучанлык һәм ВП:Әһәмияте дәлилләнгән абруйлы тема.
  • Мәкаләләрдә ВП:Плагиат яки ВП:Авторлык хокукларын бозу булмаска тиеш.
  • Катнашучылар берничә мәкалә тәкъдим итә ала, әмма һәр мәкалә конкурсның сыйфат нормаларына туры килергә тиеш.
  • Плагиат очрагы, чыганаклар белән тиешлечә дәлилләнмәгән яки Википедия тәртипләренә туры килмәгән мәкаләләр дисквалификацияләнәчәк.

Оештыручылар һәм спонсорлар

Вики Рамазанны ярата 2026 чарасы халыкара Викимедиа волонтёрлары төркеме тарафыннан оештырыла. Бәйгегә призларны тәкъдим итүче һәм чараны танытуга өлеш кертүче Викимедиа Фонды һәм җирле оешма-берләшмәләр теләктәшлек күрсәтә.

Оештыручы, Викимедиа оешма-берләшмәсе әгъзасы яки спонсор буларак катнашырга теләсәгез, оештыру комитеты белән, зинһар, wikimediaramadan@wikimedia.org яки ramadan@wikimedia.org эл.почта аша элемтәгә керегез, һәм монда имзаны калдырыгыз.

Еш бирелгән сораулар (FAQ)

Чыгарылышлар

Элемтә һәм социаль челтәрләр

Оештыру комитеты белән, зинһар, wikilovesramadan@wikimedia.org эл.почтасы аркылы элемтәгә керегез

Гадәттән тыш хәлләрдә оештыру комитетына team@wikilovesramadan.org эл.почта аша мөрәҗәгать итегез

Социаль челтәрләрдәге хисапларыбыз

Partnership