Wikimedia Blog/Posts/Farhad Fatkullin, 2018 Wikimedian of the Year, looks back on his successes and forward to what’s next/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki

Фәрһад Фәткуллин: “Ел Викимедиачысы 2018” ирешелгәне һәм киләчәккә планнары турында'

Үткән елгы Викимания конференциясе чыгышларын Фәрһад Фәткуллин үз өеннән синхрон рәвештә тәрҗемә итеп торды. Видео-трансляцияне карап була, тик Россиянең төрле регионнарында яшәүче вики-волонтёрларының зур өлеше инглизчәне белми. Чит ил телләрендәге Википедия һәм башка Викимедиа проектлары бүлекләрен үстерүче иреклеләр нәрсә турында сөйләшкән-уйлашканнарны да аңларга мөмкинлек тудырырга теләде ул.

Конференциянең ябылу мөрәсиме бара иде. Сәхнәдә — Википедиянең нигезләүчесе Джимми Уэйлс. Нәкъ бу сессия дәвамында ул “Ел Викимедиачысы” премиясен өләшә. Ел саен барыбыз да якын күргән Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез Викимедиа идеаллары һәм миссиясен иң яхшы килеш җанландырган берәр катнашучы билгеләнә.

Джимми сөйләп торды, Фәрһад — тәрҗемә итте. Бер дә көтелмәгәндә генә, Джимми Фәрһадның исемен атады.

• • • • • • • • •

Фәрһад хатыны һәм ике баласы белән Татарстан башкаласы Казанда яши. Бу республика— Россиянең 80нән артык федераль субъект төбәгенен берсе. Соңгы унтугыз ел дәвамында ул фриланс синхрон тәрҗемәчесе буларак хезмәт күрсәтә: күбесенчә русча-инглизчә арасында эшли, әмма кирәге туганда башка дүртне, шул исәптән татарчаны да куллана ала.

Джимминың үткән елгы сүзләре буенча, Викимедиа проектларында Фәрһад “төрле тел җәмгыятьләрен бәйләүче күпер” ролен башкара. Фәткуллин халыкара вики-чаралар турында күбесенчә инглиз телле мәгълүматны Россия Федерациясенең бар азчылык тел җәмгыятьләренең вәкилләренә аңлашылган рус теленә тәрҗемә итүгә өстенлек бирә.

“Мин берничә телдә сөйләшәм. Үз дөньямның да, киләчәк буыннарныкының да күптелле һәм күпмәдәниятле кала бирүен телим”, диде ул миңа. “Бер яки ике лингвомәдәни карашлы дөньяда яшәү миңа күңелсез. Ашарлык әйберне табу һәм иминлек мәсьәләләре чишелгәч, без тормыш сыйфатын кайгырта башлыйбыз — бусы инде күптөрлелекне тудыру һәм анардан ләззәт алу турында. Дөньябызның төсләр палитрасын үстерүчеләргә теләктәшлек күрсәтү ошый миңа.”

Һәм дә өстәде:

Дөньябызның мәдәниятләре һәм телләренә карата сөюем аркасында мөгаен … “бар булган гыйлем” эченә шулай ук кешеләрнең һәрбер җәмгыятенең теле һәм бәйле мәдәни белеме дә керә дигән фикергә ышанып киттем. Телләрнең һәм бәйле мәдәни күптөрлелекнең күпләп югалуы янаган чорда яшәргә туры килә. Моңа күзләребезне йомсак, бәйле гыйлем хәзинәсен бөтен дөньяның бүгенге һәм киләчәк буын кешеләре файдасына эшләтү урынына, ялкауланып үзебезнең рәхәтен генә кайгырсак — элекке буыннар көч түгеп туплаган бу байлыктан мәхрүм калырга рөхсәт итәбез үзебезгә дигән сүз. Ашау өчен McDonald’s кына, яки ризыкны тизләп әзерләүче охшаш ашханәләр генә булган дөньяны күз алдыгызга китереп карагыз әле.

Википедиянең татар телле бүлеге барлыгы турында Фәрһад 2008 нче елда чит илдә өйрәнде. Бу аның АКШ Дәүләт департаменты оештырып торучы һөнәри алмашынулар программасы ярдәмендә Теннесси штаты Генераль Ассамблеясе тәҗрибәсе белән танышу чорына туры килде. Онлайн-энциклопедиягә үз өлешен регуляр килеш кертә башлавы исә 2012 дә генә башланды.

Моңа аны кызы илһамландырды — татар телендә белем бирүче башлангыч мәктәпкә керә алу өчен әзерлек курсларына йөри иде бала. Фәрһад белгән һәм сөйгән телләрдә язылган Википедияләр арасында татарчасының үсеш дәрәҗәсе иң түбән иде. “Кертеләсе өлешемнән файдасы күбрәк булсын” дип уйлады Фәрһад һәм нәкъ аны үстерүгә чумды. Шулай итеп Татарча Википедия аның вики-күнегүләре урынына һәм телне ныгыту өчен “фитнес-залына” әйләнде.

Озакламый Фәрһад Россия викимедиачыларының җәмгыятьләре эчендә танылып та китте. Җир йөзендәге бу иң эре илнең күп федерация субъектлары төп рус теле белән бер үк заман икенче телгә дә рәсми статусны бирә. Татарстан очрагында — бу татар теле. Фәрһадның эшчәнлеге күп кешене илһамландыра: Россиянең җирле телләрдә язучы вики-җәмгыятьләр вәкилләре утызлап актив Википедия бүлеген үстерәләр, чит илләрдә дә кызыксыну зур. Wikimedia Indigenous Languages исемле халыкара вики-волонтёрлар төркеме үз миссиясен “Дөньяның бар аз санлы халыклар һәм югалу куркынычы янаган телләрдә Викимедиа проектларын үстерүгә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтү” дип билгели.

2018 нче елның “Ел Викимедиачысы” буларак Фәрһад шундый эшчәнлеге аркасында сайланды. Үзенең сүзләре буенча, үткән ел дәвамында бу яңа роль “тормышны көтелмәгәнчә үзгәртте”, стресслы периоды да булды.

Бу “бүләкне” алуы турында билгеле булуга, Фәрһад көтелмәгәндә Россиянең викимедиачылары җәмгыятьләренең рәсми булмаган контакт вәкиленә әйләнде. Яңа табылган статусны ул үз төбәге һәм иленең югары вазыфаи затлары белән нәтиҗәле аудиенцияләргә әйләндерә алды. Мәсәлән, Татарстанның Премьер-министр урынбасары белән очрашуга чакырылды — соңгысының тәэсире аркасында Республика хөкүмәте үз рәсми веб-сайтын ирекле лицензиягә күчерде, Викимедиа мөмкинлекләре буенча эш төркеме булдырылды.

Фәрһад белем бирүче мөмкинлекләргә юл ачу белән яна — бу юнәлештә аңа Татарстанның беренче Президенты һәм ЮНЕСКОның Милләтара диалог буенча Махсус Илчесе белән очрашуда катнашырга бәхет елмайды. Бар бу шәхесләрнең игътибары аркасында татар телле мәктәп балаларын Викимедиа мохите мөмкинлекләре белән танытып торучы Сәләт Викимәктәбе проектына өстәмә ярдәм тиде. Бу яңа контактлары аңа шулай ук “Вики-Акыллы төбәк” проектын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасарына һәм башка сәясәтчеләренә тәкъдим итү өчен мөмкинлекне бирде. Бу башлангыч бар кешеләргә — яшьме, олымы — цифрлы чорының тотрыклы җәмгыятьне төзүдә җиңелчә катнашу мөмкинлеген ача, аның аркылы барыбызның туктамый гыйлем туплауга һәм туган якның икътисадын үстерүгә өлеш кертүгә табигый килеш җәлеп итә.

Алга караганда исә, Фәрһад киләчәктә дә мәгариф өлкәсенә файдалы гамәлләр кылуны ниятли. “Бар бу планнарны башкару вакыт та, көч тә таләп итәчәк”, ди ул, “әмма бу үзен аклый. Татарстан хакимиятләре мин тасвирлаган мөмкинлекләрнең чынбарлыкка ашырылуын күрү, моңа ирешү тәҗрибәсе белән башка Россия һәм аның тышындагы төбәкләр белән уртаклаша алулары тирәсендә кызыксынуларын күрсәтте — димәк бу максатка итешү өчен ышанычлы юл харитасын әзерләргә һәм төрле үрнәкләр белән аның нигезле булуын дәлилләргә генә тырышасы.”

Быел Викимания августның 14-18 көннәре дәвамында Стокгольмда уза. Конференциянең ябылу мөрәсиме дәвамында Фәрһад һәм Джимми эстафетаны сәхнәдән киләчәк Ел Викимедиачысына бергәләп тапшырачаклар.

Эд Эрхарт, өлкән мөхәррир, иҗтимагый элемтәләр бүлеге
Викимедиа Фонды
Бу язма беренче тапкыр CC BY-SA 3.0 хокуки лицензиясе буенча эшләп торучы Викимедиа Фондының рәсми веб-сәхифәсендә 2019 нче елның 14 авгусында бастырылды.