Talk:Small Wikipedia Community Sustainability/Wikidata/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki

Чыгыш тексты проекты[edit]

1[edit]

Исәнмесез, хөрмәтле катнашучылар! Иҗтимагый пулаттагылар, онлайнда һәм, булса, язмада караучылар.

Рәхмәтләрне белдерүдән башлыйсы. Конференциягә нигез салуга һәм оештыруга бар өлеш керткәннәргә. Пленар утырышына чакырган һәм эшебезне монда тәкъдим итүне оештырган Президимга. Җыентыкка тапшырылган тезислар кебек үк, чыгышым һәм материалларым татарча булачак. Тик кыскача русча игъланны ясыйсым килә.

Уважаемые участники! Сегодняшнее мероприятие - это пока редкий случай, когда на Всероссийской научно-практической конференции работу международной команды исследователей можно подать в сборник и представить на татарском. Поэтому слайды и моё выступление здесь будут на языке моих предков. Однако по QR-коду или короткой ссылке что на слайде под фамилией (и внизу каждой страницы) можно открыть визуальный материал на своих гаджетах и нажатием по нужному языку слева в квадратных скобках открыть его по-русски или по-английски. На последней страничке аналогично со ссылками на саму исследовательскую работу и источники данных.

Конференциядә икенче тапкыр катнашабыз. Үткән елгы эшебез "аерым тел мохитләренең артык уникаль булмавын күрсәтте". Татарстанның "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы"ндагысында тирәнрәк атлыйбыз. Мәдәни белеменең яшәешен тәэмин итүче телләрнең үз тотрыклыгын нәтиҗәле кайгыруыбыз өчен кайда һәм күпме көч кирәклеген үлчибез. Астагы эмблемалар мин катнашкан, уртак эшебезне тәкъдим итүгә фатыйханы биргән һәм киңәш-ярдәм тәкъдим иткән күптеллелек волонтёр берләшмәләрен күрсәтә. Татарстанның үткән елны Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе мандатын республикабызның бар халыклары телләренә киңәйтү карарын Россия, БДБ илләре һәм киңрәк дөнья буйлап яшәүче коллегаларым алкышлап кабул иткәнен ассызыклыйсым килә.

Бар кулланылган материаллар копирайтлы түгел, иркенләп куллана аласыз.

2[edit]

Озак хезмәттәшлек тарихыбыз барлыгын күрсәтә бу. Чакырылганда, вики-дөньясына бәйле белем һәм тәҗрибәбез белән уртаклашам. Шәхсән бу иҗтимагый ролем 2018 елдан бирле йөкләнде. Минтимер Шәрип улы инициативасы буенча башта Минцифрыда Роман Шәйхетдинов, аннары Дәүләт Киңәшчесе Шәймиев үзе һәм соңыннан Президент Аппаратының Эчке сәясәт идарәсенең Александр Терентьев биргән сорауларына икешәр сәгать җавап бирүемнән соң, барысыннан: "Татарстан, татарлар һәм бар башка халыкларыбызның туган телләре өчен файда бар монда. Дәвам итсәгезче, егетләр!" диелде.

3[edit]

Бусы теманың актуальлегенә багышлана. Математик лингвистларның халыкара тикшеренүе күрсәткәненчә, үзгәрүче мәгълүмати экосистемалар тәртипләренә ияләшә алмаган җәмгыятьләр һәм телләренең язмышы икеле. Нәтиҗәдә үзебез дә кыймылдыйбыз, Мәскәү-Питер коллегаларым Фонд президентских грантов ярдәмендә эшли: 2020дә һәм 2022дә ике Методическое пособие для вузов РФ бастырды, 2021дә онлайн-курс әзерләде, илебез буенча чыгышлар ясады (Казанда - КФУ, КХТИ, Энергоуниверситет, Сәләт), торышлыклары РФ Президенты имзалы документта хупланды, МИД, Совет Федерации, Президент вәкилләре һәм төбәк җитәкчеләренең рәхмәт хатлары бар. Күршеләребез Башкортча Википедияне үстерү өчен Орден да бирде волонтёрыбызга. Тик телләргә янаган "афәт" табигате дә, кирәкле чишелешләр масштабы да бүген башка.

4[edit]

Экосистемалар үзгәрә. Һәм боларда яшәү тәртипләре дә.

Сайтларда, ВКонтакте яки WhatsApp-Телеграмларда кулланылган гипертекстлы сылтамалар һәм хештеглар - 1989 елгы ачыш нәтиҗәсе. Шуның ук авторы 1999 да семантик Интернетка күчәргә кирәклеген фаразлады. Гаджетларыбыз укый-аңлый, кешеләргә исә уңайлы булган форматта теләнелгән телдә күрсәтелерлек булуын. Бу цифрлы трансформацияне соңгы дистә елда яшибез. Коръәндә аңлатылган дөньяга безне якынлаштыра. Гадәтләшкәнебез пирамидаль-вертикаль идарә-җитәкчелек модельләргә исә үлем карары. Нәтиҗәдә планетабыздагы дәүләтләр, коммерцияле һәм фәнни оешмалар яңа шартларда "исән калулары" өчен үзгәрергә тиеш. Арабызда да бәйле Татарстан үзәге вәкилләре бар дип ишеттем. Мәдәни карашларыбыз һәм ышануларыбыз да үзгәрми калмас. 9 миллиард тигез хокуклы хәлифәләр җәмгыятенә таба алгарышны яшибез хәзер. Көтелгәнчә, каршы чыгучылар да юк түгел.

5[edit]

Телләр һәм аларның тотрыклылыгы өчен бу нидән гыйбарәт? Матди яшәешне һәм иминлекне тәэмин итә алмаганнары практик файда китермичә музейдагы китапларда һәм башка виртуаль мәдәни мохитләрдә гына сакланачак. Сулдагы иллюстрация - волонтёрлар татарчалаштыра барган Вики-технологиясен кулланучы белем базаның бер элементы үрнәге.

6[edit]

Бу дөньяда телләрнең иминлеген нәрсә тәэмин итәчәген анализлауга тотынганда, модельне тасвирлый алуыбыз кирәк иде. Орнитология/приматология, организационное поведение һәм кибернетика кулланган төгәл билгеләмәләренә мөрәҗәгать иттек.

7[edit]

Чагыштыру өчен күрсәткечләрне сайлау. Семантик челтәрнең нигез күптелле проектларыннан алдык. Һәрберсе ачык, ирекле һәм күптелле булуы аркасында, боларның әзерлелек дәрәҗәсен күрсәтүче саннар нигезендә үзебез өчен күзәтү җәдвәлләрне булдырдык.

  • Беренчесе кешеләрне 2010-ларда бәхәсләшүдә җиңгән суперкомпьютерларда һәм СБЕР үткән ел ясаган күптелле GPT3 моделенең мәгълүмати картасында кулланылганы,
  • икенчесе бүген яңа популяр булган chatGPT-сыманрак матур язучы нейрочелтәрләр өчен кулланылганына охшаш,
  • өченчесе исә һәрберебез язган чатлар-рефератлар-мөрәҗәгатьләрне табигый (кеше) теленнән машина-укырлык теленә автоматик рәвештә тәрҗемә итүче компиляторлар базасы проекты.

8[edit]

Рус телле волонтёрларыбыз яндыра! Бүгенге дәрәҗәдә үк бар илләрнең ГосУслугилары тулысынча диярлек рус телле ителә ала.

2030лар тирәсенә дәүләт-милләт теле төшенчәсе тарихи архивга китә башлавы көтелә. Шул вакытка телләрен кешелек тирәсендә тотрыклы стационар орбитада әйнүче иярчен дәрәҗәсенә чыгарачаклар дип күренә.

9[edit]

Илебез эче рәсми һәм автохтон телләренә килгәндә, күршеләребезгә баш июләребез кирәк. Финляндия, Украина, Азәрбайҗан һәм Казакъстан волонтёрлары хезмәте чүлсыман моно- яки русча-инглизчә билингваль мохиткә төшәргә мөмкинлек бирмәс кебек. Чынлап булдырган аз санлы вепслар һәм монда сахалардан соң килүче таулы марилар телләре үрнәге дә безне зур алгарышка илһамландыра.

Җәдвәлдәге саннарның мәгънәсен түбәндәгечә аңлатып була:

  • Дөньяның мәгълүмати волонтёрлары күзлегенә әһәмиятле дип саналган бар феноменнарны 100% алсак, инглизчә аркылы якынча 85% күренә һәм аңлашыла, русча - 8.62%, татарча - 0.96%.
  • Онкохирургия белән чагыштырсак, яман шешнең барлыгын ачыклау һәм урнашуын идентификацияләү, төрен һәм башка факторларын аңлау, башка системаларга минималь тәэсир белән юк итү өчен белем дәрәҗәсен тәэмин иткән төгәллек сыманрак.

10[edit]

Тел мохитләренең кайсы инфраструктурасын һәм ничек үстерү кирәклеген хәзер төгәлрәк аңлыйбыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.--Frhdkazan (talk) 16:30, 15 February 2023 (UTC)[reply]