Turkic Marathon 2020/Rules & Guidelines/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki

Төрки марафон 2020
1 - 30 июнь 2020

Марафон уздырыла торган бар Википедия бүлекләре өчен нигез кагыйдәләре.

Кагыйдәләр

  1. Марафон зачётына Викимедиа хисап язмасы булган һәм анарга электрон почта адресы бәйләнгән һәрбер кешенең кертеме кабул ителә.
  2. Үз проектларының оптималь үсешен күздә тотып, аерым тел бүлекләре (яки җирле марафон оештыручылары) бәйгегә кабул ителүче мәкаләләр темаларын гомуми төрки тема кысаларында төгәлли (тарайта) ала. Бу җирле кагыйдәләрдә марафон башланганчы билгеләнергә тиеш.
  3. Зачётка яңа булдырылган мәкаләләр кабул ителә. Яхшырту критерийларын билгеләгән бүлекләр шулай ук яхшыртылган мәкаләләрне кабул итә ала.
  4. Бәйгегә кертелгән мәкаләләрнең минималь таләпләргә туры килүе һәрбер бүлек өчен аерым көйләнгән “Фонтан” жюри коралы ярдәмендә билгеләнә.
  5. Һәрбер тел бүлегендә үз халкы тышында бар башка төрки халыкларның мәдәниятне һәм бүгенге чынбарлыкларны тасвирлаучы мәкаләләр кабул ителә. Башкорт, казакъ һәм тыва телле бүлекләрдә узган киңәшләшүе аркасында бу бүлекләр өчен махсус чыгарылма ясалды.
  6. Яңа һәм яхшыртылган мәкаләләргә караган критерийларны һәрбер бүлекнең җирле оештыручылары билгели.
  7. Җирле оештыручылар һәм жюри әгъзалары марафонда катнаша алмый. Берәр җирле җәмгыятьнең оештыру ягын кайгыру өчен үз ресурслары булмаган чакта, бу бүлектә оештыру һәм жюри функцияләрен халыкара оештыручылар башкара ала.
Бәйге турында
Кагыйдә һәм кулланмалар
Катнашучы бүлекләр
Катнашучылар
Призлар
Мәкаләләр исемлекләре
If you have any questions about this writing challenge, please add them to our talk page
Ярдәм
If you have any questions about this writing challenge, please add them to our talk page



Төрки телле викимедиачыларының кулланучылар төркеме