User:Алисә ханым

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki

Сабантуй - язгы чәчү эшләренең төгәлләнүенә багышланган татар халык бәйрәме. "Сабан" - чәчүдә кулланыла торган эш коралы. Сабантуй күңел ачу чарасы гына булып калмыйча, халыкның милли гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңын саклый торган ел саен көтеп алына торган зур бәйрәм.

Тарихы[edit]

Сабантуй элек-электән, мәҗүси чорлардан бирле бәйрәм ителеп килгән. Идел буенда беренче сабантуйлар турында мәгълүмат 921 елда гарәп сәяхәтчесе Әхмәд ибн Фадлан язмаларында очрый. Борынгы сабантуй чәчү эшләре алдыннан җир, уңыш рухларын ризалату өчен үткәрелә торган булган. Хәзер сабантуйны чәчү эшләре тәмамланганнан соң татарлар яшәгән һәр төбәктә бәйрәм итәләр.

Бүгенге көн[edit]

Сабантуй - дус-туганнарны күрү, аралашу чарасы булып тора. Әлеге бәйрәм кайда гына үткәрелсә дә, аны үзенә генә хас уен-бәйгеләрдән башка күз алдына китереп булмый. Әлбәттә бу ат чабышы, милли көрәш, туры баганага менү, кашыкка йомырка кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы, катыктан акча эзләү, җыр-моң, һәм башка күңел ача торган чара, уеннар. Уеннарда җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырыла. Иң зур бүләк - тәкә - милли көрәш батырына.
Авылларда сабантуйга бүләкләрне әрәпә белән җыю бүгенгә чаклы сакланып калган матур гадәт. Бәйрәмгә чаклы берничә көн алдан атлы арбага гармунчыны, милли киемнәргә киенгән берничә олы кеше һәм балаларны ияртеп, колга алып, һәр йорт саен кереп сабантуйга бүләк җыялар. Бала-чага ат арбасыннан алда чабып, һәр капкага кереп "әрәпә" дип кычкыра. Өйдәге хуҗабикәләр аларны көтеп торып татлы бүләкләр өләшә, ә сабантуйга һәркем хәленнән килгәнчә үзенең өлешен кертә: кием-салым, сөлгеләр, йорт кирәк-яраклары бирәләр. Колга исә сөлгеләрне бәйләп барырга кирәк. Хәзерге заманда сөлгеләрне чигеп бирү сирәк очраса, элегрәк авылның яшь, уңган кызлары сабантуйга бүләккә сөлгеләрне чигеп бирә торган булган. Иң матур сөлгене ат чабышында беренче килгән җайдакка бүләк итә торган булганнар.
Template:«Минем Татарстан» бәйгесе мәкаләсе

Сабантуй мәйданыннан бер күренеш
ат чабышы