Africa Wiki Challenge/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
AWC партнёрлары
AWC партнёрлары

Иң беренче Африка Вики-бәйгесендә (23.05-30.06.2021) эзегезне калдырыгыз!


    Африка Вики-бәйгесе — Википедиядә Африкага бәйле эчтәлекне булдыруга юнәлгән онлайн-кампаниясе. 2021 елның 23 май - 30 июнь арасында узачак беренче чыгарылышы өчен Истәлекле урыннар темасы сайланды. Бу еллык бәйге Википедия һәм аның кардәш проектларында Африка турында эчтәлек күләмен үстерүгә юнәлгән.

    Африканың истәлекле урыннары темасы Африка континентында урнашкан төрле илләр өчен әһәмиятле тарихи, мәдәни, географик һәм милли мәгънәне ташыган объектлар турында язма эчтәлекне тудыруга чакыра. Кампания чикләрендә бу мәкаләләрне шулай ук фото, аудио яки видео материаллар белән баетуга юнәлгән чаралар каралган. Шундый объектлар исемлегенә нәрсә керә?

    • Һәйкәлләрстатуялар, мемориаллар, тарихи биналар, археологик урыннар, һ.б.
    • Территориаль берәмлекләррайоннар, муниципалитетлар, шәһәр, төбәкләр, дәүләтләр, һ.б.
    • Географик үзенчәлекләртаулар, үзаннар, урманнар, шарлавыклар, кыргый табигать тыюлыклары, яр буйлары, һ.б.
    • Инфраструктура объектларыюллар, хастаханәләр, чиркәүләр, мәчетләр, мәктәпләр, тимер юллары, су парклары, кунакханәләр, тематик парклар, һ.б.

    Татарча Википедиянең бүгенге материаллары арасында Африка чынбарлыкларына багышланнарының сан буенча өлеше — 1/1000 тирәсе генә, булганнарының күпчелеге дә төпчек мәкалә дәрәҗәсендә генә. Бөйгенең төп максаты яңа мәкаләләрне булдыру булса да, төпчекләрне дә яхшырту әһәмиятле!

    Игътибар!: COVID-19 пандемиясе аркасында бу кампания тулысынча виртуаль килеш уза. Дөньяда кая булмасагыз да, COVID-19 дүчар булу куркынычы дәвам итүен истә тотыгыз һәм АЕРУЧА ИГЪТИБАРЛЫ булыгыз. Биткә-бит чараларда катнашмагыз, масканы кимичә фотографияләр ясамагыз. Архивларыгыздан яки үз кирәкләрегез өчен чыкканда гына төшерелгән сурәтләрне кулланырга чакырабыз. Үзегез яки якыннарыгызны кирәксез рискка салмагыз. #иминбулыгыз.