Wiki-Smart Humanity/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Вики-акыллы кешелек.ДӨНЬЯ
Дөньяның региональ үсешен тәэмин итүдә
Викимедиа проектлары мөмкинлекләрен куллану

ВикиПроект Тематик такымнар Алдынгы практикалар Проектлар буенча илләр Күптелле Викихәбәрләр Викиҗыентык Партнёр проектлар
Һәркем үзен Викимедиа проектларының уртак хуҗасы һәм дә аларны үстерүче хәрәкатьнең өлеше дип сизгән бер дөньяны күзаллагызчы.
Викимедиа дөньясы — уртада кеше, галәмнең бар гыйлеменә исә тигез җиңеллек белән ирешелә ала.

Викимедиа хәрәкате үзенең идеаллары буларак һәрберәүнең бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешү мөмкинлеген биргән дөньяны төзүне белдерде. Һәрберәүнең викимедиачыга әйләнгән очракта гына ирешеп була моңа.

Вики-акыллы төбәк проекты исә мөмкин кадәр күбрәк шәхесләр, оешмалар һәм төбәкләрнең бу хыялны гамәлгә ашыруга керешүләрен системалы рәвештә кайгыруга багышлана.

Моның өчен дөнья буенча яшәүче Викимедиа проектларыннан файда күрүчеләре һәм төрле хәрәкать партнёрларыбызның (муниципалитетлар, төбәкләр, илләр, дәүләтара оешмалар, төрле коммерциячел булмаган оешмалар яки бизнес даирәләре) бездән көткән хезмәттәшлек нәтиҗәләре белән канәгәть булулары зарур.

Игълан ителгән максатларыбызга ирешүдә ярдәм итүләре өчен, алар бездән түбәндәгесен көтәргә һәм таләп итәргә хаклы:

  • бар әйберләрне тигез дәрәҗәдә тасвирлауга таба атлавыбызны,
  • прогрессыбызны үлчәү, саклана торган дисбалансларны визуаль килеш сурәтләү ысулларын булдыруыбызны,
  • һәрбер тармак, ил һәм проектта уңышлы итеп башкарылган үрнәкләрне китерүләребезне.

Без моңа инициатива артлы инициативаны башкарып, төрле статистиканы туплап һәм аңа нигезләнгән анализларны бастырып ирешәбез. Бу эшчәнлектә вики-партнёрларыбыз уртаклашкан иң алдынгы практикаларга низгезләнәбез.

Шулай ук карагыз[edit]