Вики мәхәббәтне ярата/пресс-релиз/2019/01

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Wiki Loves Love/communication release/2019/01 and the translation is 100% complete.

Вики мәхәббәтне ярата 2019 оештыруга чакыру

Вики мәхәббәтне ярата (ингл. "Wiki Loves Love, WLL") - февраль аенда оештырыла торган һәм мәхәббәт темасына багышланган Викиҗыентыкның халыкара фотобәйгесе.

Бәйгенең төп максаты шуннан гыйбарәт: Википедия бөтендөнья ирекле энциклопедиясе һәм Викимедиа фонды башка проектлары битләрен сурәтләү өчен, кешелекнең бөтен мәдәниятләрендә урын алган мәхәббәтне белдерү һәм тану төрле феноменнарның: һәйкәлләрнең, тантаналарның, назны белдерүләрнең, мәхәббәт символы итеп кулланыла торган объектларның фотоларын җыю.

Февраль тиздән килеп җитә, һәм Вики мәхәббәтне ярата командасы сезне WLL19 илегездә оештырырга һәм алга алып барырга чакыра, мәхәббәт бәйрәмен үткәрүдә һәм аны Викиҗыентыкта теркәүдә безгә кушылыгыз. 2019 нчы елгы бәйгенең темасы - мәхәббәт фестивальләре һәм тантаналары.

Сезнең төбәктә Вики мәхәббәтне ярата оештырыр өчен, WLL оештыручылары бүлегендә теркәлегез. Бәйге 1 февральдән 28 февральгә кадәр була.

Илегездә бәйге оештырылудан карамастан, Сез, йөкләү мастерын, калыпларны һәм битләрне җирле телгә тәрҗемә итеп, дөньяда күбрәк кеше арасында "Вики мәхәббәтне ярата" фотобәйгесен таныта аласыз. Тәрҗемә итәргә кирәк калыпларны/битләрне түбәндә карагыз:

Күз алдыгызга китерегез... Бөтен мәхәббәтнең кушылмасы!

Вики мәхәббәтне ярата командасы Мedia Wiki mass message аша җибәрелгән