Small Wikipedia Community Sustainability/ActionPlan/Linguistic-cultural identity/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Милләтеңә һәм аның теленә якты киләчәк телисеңме? Үз кулларыңа алчы! Ничек? Бу телдәге Википедиягә кертем ясарга, тупланган белем һәм тәҗрибәң белән уртаклашырга башла!

Лингвомәдәни ягымлылык

Булсын «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» җәмгыяте кысаларында, булсын киңрәк җәмәгатьчелек белән, эшләрлек эш күп...

Күз алдыгызга түбәндәге хәлне китерегезче: Оныкларыгызның оныклары Марс орбитасындагы эре космик станциясендә үсә. Җир йөзендә милли кемлекләр бүген берәр төбәктә яки торак пунктта яшәүче кешенең территориаль кемлеге дәрәҗәсендә генә. Шундый хәлдә балаларның, әйтик, кытайча яки испанча, гарәпчә яки французча өйрәнүләре һәм актив кулланулары өчен махсус тел оясы шартларны тудыру һәм саклап тору нигә кирәк була ала? Ә сөйләшүчеләр саны тагын да түбәнрәк булган башка мирас телләре очрагында? Һәм дә, моның өчен үз вакыты һәм акчасы белән түләргә әзер булганнары табылса, күпмилләтле Россиянең, әйтик, вепс яки рус һәм башка мәдәни дөньяларын яшәтүгә киткән көч әрәм булмасын өчен, аларның озын мөддәтле тотрыклылыгын ничек оештырырга?

Бар мәдәни белем аны яшәтерлек кешеләр генә булганда тирәләрендәгеләрнең тормышларын баетырга дәвам итә ала. Тел мәсьәләсендә, моның өчен этник, милли яки милләт һәм дәүләт өстендәге лингвистик кемлекләрне (аеруча халыкара телләр очрагында) актив яшәтүне үз кулларына алган һәм җилкәләренә күтәргән кешеләрсез булмый.

Цифрлы эрада планетабыздагы лингвистик күптөрлелекне һәм бәйле матди булмаган мәдәни мирасны саклый һәм кешеләрнең киләчәк буыннарына хезмәт иттерә алган яшьләр, үсмерләр һәм балаларның мәдәни читләшүенә һәм буынара кыйммәтләр аермасының үсүенә каршы тора алуга Викимедиа хәрәкәтенең проектлары зур кертем ясый ала.

Моннан ни файда?[edit]

"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[1]

— Андрас Корнай

Истә тотарлык мәсьәләләр[edit]

[В]акыт җитте ки, ... тел фикерләү образларын тасвирлау ысулы һәм коралы сыйфатында гына калды. ... Үсештәге тел гадәттә көндәлек тормышының бар мохитләрендә аралашу өчен кулланыла. Бер генә мохитен дә -булсын берәр фән яки сәнгать өлкәсен, җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү тармагын - бу телдә аралашудан (ягъни фикерләү образларын тудырудан) чыгару – аны төзелмәслек килеш сугып бәрү була, бу телне юкка чыгаруга булыша. ... [Кешеләрнең дөнья турындагы] яңалыкларны бу телдәге тәгъбирләрдән көтүләренә ашкынырга кирәк.

— Гайнулла Ф. Шайхиев[2]

"Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була."[3]

— Annika Pasanen, Janne Saarikivi

Планетабыздагы лингвистик һәм мәдәни күптөрлелекнең озын мөддәтле торыклылыгы һәм аның телләрендә шифрланган мәдәни белемнең югалмавын үз суверен дәүләте булмаган милләтләрнең этник кемлекләрен яки аларның лингвистик кемлек дөньясындагы аналогларын бар яшьтәгеләр арасында популярлыгы буенча алар яшәгән мохиттәге доминант мәдәни кыйммәтләрдән ким булмаган дәрәҗәгә чыгару белән генә оештырырга мөмкин.

Этно-милли һәм дини кемлекләр[edit]

Үз ватандашлар арасында үз сәяси максатлары өчен илкүләм граждан милләте әһәмиятенә ышануны бертуктаусыз вәгазьләүче милли дәүләтләрдән тыш, планетабызның туктамаган глобальләшүе һәм белем икътисадына күчүе аркасында барыбызда глобаль ватандашлык кемлеге үсеп килә (барыбыз әкрен-әкрен күбрәк космополитлашабыз). Шул ук арада, төрле илләрдәге региональ хөкүмәтләр һәм элиталар үз төбәк яки торак пункт эчендә җирле икътисади үсешне алга сөрүгә өстенлек бирүләре аркасында еш төбәк яки җирле кемлекне көчәйтергә тырышалар. Моннан тыш кешеләрнең игътибарын шулай ук төрле дини кемлекләр идеологлары да үзләренә җәлеп итергә тора. Ягъни кемлек сәясәте өлкәсе кешеләрнең игътибарын җәлеп итү һәм идеологик өстенлек итү өчен кагыйдәләрсез сугыш кыры булып тора — нәтиҗәдә монда туктамыйча үзгәрә торган шартларга ияләшә алучы актёрларга гына урын бар. Массакүлем үлемгә китерә алучы вәзгыять, башка төрле эре фаҗига, кешелек тормышында радикаль технологик яки иҗтимагый трансформация урын алмаса, гомумкешелек кемлеге озын мөддәттә башкалардан барыбер өстен чыгачагына охшаган. Нәтиҗәдә, үз суверен дәүләтләре булмаган кече теркемнәренең кемлекләре өчен заманча җәмгыятьтәге бердән-бер мөмкинлек — яшәүләрен тартым көченә ия булган хобби яки башка маргиналь булмаган мәдәни кемлек дәрәҗәсендә дәвам итү.

Этномәдәни изоляционизм[edit]

"Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала. Модернизация процесслары аркылы узучы җирле тел җәмгыяте вәкилләре өчен бу игътибарны таләп итүче бик зур авырлык булган мәсьәлә булып тора."[4]

— Анника Пасанен, Янне Саарикиви

Яңалыкка һаман ачык булган яшьләр, һичшиксез, глобальләшү һәм күптеллелек китергән мөмкинлекләрне куллану яклы. Шул ук арада, үз суверен дәүләте булмаган халык яки милләтнең телен яхшы белүче олы буын вәкилләрендә бу яңа игътибар көндәшләренең барлыкка килүләре һичшиксез алар яраткан телнең үлеменә китерәчәк дигән курку туа. Шундый вәзгыять алар кабул иткән яшәү мәгънәләренең, үзләре һәм элекке буыннар өчен әһәмиятле булган мәдәни кыйммәтләренең онытылуга китерә алачак дип бәяләүләре еш этномәдәни изоляционизм стратегиясен сайлауларына китерә. Кызганычка, бу фәкать когнитив диссонанс һәм мәдәни ятсынуга гына китерә — аеруча аларны күзәткән яшьләр арасында.

Лингвистик дәвамлылык[edit]

Лингвистик азчылыклар очрагында, телләренең дәвамлылыгы мәсьәләсендә иң зәгыйфь чылбыр килеш "аларда сөйләшүче үсмер, студент һәм яшь специалистлар популяцияләре өчен кызыклы булган контентның барлыгы" булып тора. Бу буыннарның тагын дә яшьрәк өчен телне куллану мәсьәләсендә позитив үрнәк булулары (ягъни телне кулланырга дәвам итүләре) өчен, бу тел мохите һәм аның ресурслары аларга кирәк булган шәхси коммуникатив максатларда уңайлы корал ролен башкара алырга тиеш. Гадәттә исә бу яшьтәге сөйләшүчеләрнең ихтыяҗлары булсын телне үзләштерү, булсын тел яңарышы белән кызыксынучы төркемнәр яки традицион, гаилә һәм башка мәдәни кыйммәтләрне саклауны әһәмиятле дип күргән өлкәннәр ягыннан игътибарсыз кала.

Кылырлык гамәлләр[edit]

Һәрбер проектны башкара алу өчен уңайлы шартлар, кирәкле гамәлләр планы һәм аларны кылырлык такымның барлыгы таләп ителә.

Шартлар[edit]

Википедия — продукт[edit]

Кешеләр үз вакытларын фәкать үзләре өчен кызык яки кыйммәтле булган әйбергә сарыф итә — димәк һәрбер телдәге Википедия тартым көченә ия булырга тиеш

  • Төрле аудиторияләрен кызыксындырган темаларның булуы[6]
    • Балалар – мультфильмнар, уеннар, үсемлекләр һәм хайваннар, дөнья һәм кеше тәне төзелеше, гуманитар һәм төгәл фәннәр, технологияләр, төрле һөнәрләр, диннәр, һ.б. турында кимендә яхшы мәкаләләр
      • Халыкара тәҗрибәсе күрсәткәненчә, белем бирү оешмалары проектлары чикләрендә дә балаларга үзләре кызыклы дип тапкан темалар өстендә эшләргә тәкъдим итү хәерлерәк.
    • Үсмерләр – төрле кызыгулар, гаиләдәге мөнәсәбәтләре мәсьәләләре, спорт, музыка, гендер рольләре, кинематограф, популяр шәхесләр, шәхесара мөнәсәбәтләр, секс, китаплар, һ.б.
    • Студентлар һәм яшь специалистлар – сәяхәтләр, шәхси үсеш, белем алу һәм карьера буенча махсус темалар, иҗтимагый мәсьәләләр, балаларны тәрбияләү, һ.б.
    • Олылар һәм өлкәннәр – тарих, мәдәни мирас, яңа фәнни ачышлар һәм технологик прогресс, дөнья җәмәгатьчелегенең көн тәртибендәге вакыйгалар, ышанулар, һ.б.
      • Бу аудитория телне иң яхшы белә һәм үз җәмгыятендә иң зур тәэсир көченә ия. Моның аркасында мәкаләләрне булдыру һәм ресурсны популярлаштыру өчен беренче чиратта нәкъ аларны җәлеп итәргә кирәк. Аларның игътибарына лаеклы булу өчен исә проектта сайланган мәкаләләр дәрәҗәсендәге эчтәлек булуы зарур.
  • Энциклопедия сыйфаты
  • Яңа әйберләрне ачу өчен портал
    • Мәгълүматка бай булган Баш бите
    • Планнар һәм хәзерге вакыйгаларга багышланган Җәмгыять үзәге һәм башка битләре
    • Махсус мөмкинлекләргә багышланган бит өстендә калкып чыгучы SiteNotice һәм CentralNotice игъланнары

Википедия җәмгыяте[edit]

Википедия ирекле волонтёрлар кертеме аркасында җитештерелә һәм төп үсеш үз вакытлары белән ярдәм итәргә әзер булучылар барлыгыннан тора.

Шулай ук карагыз[edit]

Искәрмәләр[edit]

  1. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  2. (Russian)"[Н]астал момент, когда ... язык стал лишь инструментом, средством выражения образов мысли. ... Развивающийся язык находится обычно в общении во всех сферах жизненного цикла. Исключение хотя бы одной сферы, будь она разделом какой-то науки или искусства, производства или услуг, из общения на этом языке, т.е. из производства образов мысли, наносит языку непоправимый удар, способствует его вымиранию. ... Надо стремиться, чтобы новость ожидали из формулировок этого языка."Шайхиев Г.Ф. "Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски..." Казань, изд-во «Хәтер»: 2000 ISBN 5-900004-83-X сс.230-231 Глава V Раздел 9 Асимметрия в эволюции мышления.
  3. (Russian) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", from Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)
  4. (Russian) "Для того, чтобы отождествлять себя с родным языком, молодежи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. Однако молодежную культуру сложно конструировать извне — только молодежь может сама создавать свою культуру и образцы для подражания. Это представляет большую трудность для модернизирующегося сообщества носителей локального языка, на которую следует обращать внимание.", из Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / III баб - "Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау юллары", "Мәктәптә азчылык телендә укыту" өлеше, "Мәктәптән тыш һәм мәктәптән соң нәрсә?" бүлеге, 162 б.)
  5. Рәшит Суняев: «Необходимо, ... чтобы дети, обучающиеся в татарских школах, имели в интернете свою энциклопедию, где можно было бы узнать о современном состоянии дел по любому вопросу — от истории до математики, экономики, медицины, политики, агрономии и машиноведения. ... Без этого все разговоры об усилении преподавания татарского языка останутся разговорами.»
  6. Жажда знаний илюбопытство будут удовлетворены – или на поддерживаемом, или на доминирующем языке. Очень важно избежать возникновения когнитивного диссонанса и культурного отчуждения, что возможно когда человек открывает, что он в своё время упустил чего-то важное, т.к. это не было доступным в культурной среде на его родном языке или даже было специально подвергнуто цензуре.