Small Wikipedia Community Sustainability/Wikidata/tt
Заманча телнең коммуникацион кыйммәте
“ | Заманча тормышның практик биремнәрне чишүдә дәлилләнгән кыйммәте булмаган аерым мәдәни феномен яки аны барлыкка китерүдә һәм хезмәтләндерүдә кулланылган телләр һәм карашларны ясалма килеш яшәтү руник әлифба яки башка берәр тарихи технологиягә табынуга тиң. | ” |
Бу хезмәт Викимедиа күптеллелеге юнәлешендәге россияле һәм халыкара проектларында катнашу дәвамындагы "Россия халыклары телләре" вики-җәмгыяте волонтёрлары дискуссияләре чикләрендә туган фикерләргә нигезләнә. Бергә җыючы һәм бастыручысы — Фәрһад Фәткуллин (Казан, Россия). Аерым рәхмәтләр: Ренат Шиһапов (Германия) — мәгълүматларны туплау өчен WikibaseCirrusSearch белән ярдәм, һәм Павел Каганер (Санкт-Петербург, Россия) — теманы сайлауда һәм эшкәртүдә киңәшләре, критик искәрмәләре һәм алга таба эзләнүләр буенча тәкъдимнәре өчен. Материалның беренче публикация һәм тәкъдим ителүе татар телендә II Россиякүләм фәнни-гамәли конференция: «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» (17-18.02.2023) чикләрендә планлаштырыла.
Фәнни эштә Россия халыклары телләрен тотрыклы яшәеш орбитасында саклау өчен кирәкле хезмәтне бәяләү ысулы тәкъдим ителә. Һәрбер тел өчен абсолют һәм чагыштырмача күрсәткечләре буларак белем галәмен тасвирлаучы халыкара Викимәгълүмат базасында теркәлгән феноменнарның бәйле телдәге тамгалар һәм тасвирламалар, феноменнар арасындагы мөнәсәбәтләре һәм башка бәйлелекләр турындагы белдерүләрне күптелле итүче Викифункцияләр эшчәнлегендә кулланучы лексикографик мәгълүматлар саны һәм өлешләре кулланыла. Күзәтү-аналитик җәдвәлләрдә күрсәтелгән статистик һәм исәпләнән саннар соңгы тикшерелгәнчә бирелә, ара-тура заманчалаштырылачак.
Тезислар
[edit]Мәдәният — мәгълүматны генетик булмаган юл белән тапшыру юлы,[2] тел — моның өчен кулланылучы уникаль мәдәни-коммуникацион протокол,[3] тел кулланучылары — мәгълүматны тудыру, оператив саклау һәм уртаклашу төеннәре, боларның туктамаган мөнәсәбәтләре — яңа белем тудыру, җәмгыять төзелешенә үзгәрешләр кертү яки аның сыйфат-кыйммәт ягыннан трансформациясе (физик-биологик матди дөнья белән тәэсир итешү ысуллары һәм алымнары) дәвамындагы таратылган мәгълүмат эшкәртелүе.[4]
Телнең инструменталь функциясе — коммуникациянең тизлеген һәм төгәллеген тәэмин итү. Белем икътисады чорында һәрбер элемент һәм/яки мәгълүмати продукт беръюлы күп санлы параллель процессларда катнаша. Аерым табигый телнең (һәм бәйле мәдәни белемнең) озын мөддәтле тотрыклылыгы аны туктамый үзгәрә торган технологик һәм иҗтимагый мохиттә нәтиҗәле корал буларак куллану мөмкинлегеннән тора.[5]
Телнең саклануы өчен аерым сөйләшүче шәхес тә, телне кулланучыларның берәр җәмгыятедә бәйле компетенцияләрне саклау һәм кулланылган коммуникацион протокол һәм инфраструктурасын туктамыйча заманчалаштырып үстерүгә өлеш кертүләре шарт.[6] Тик моңа җитәрлек инвестицияләрне кертеп торулары өчен бу коралны өстәлгән кыйммәт тудыруның дөньякүләм экосистемасы (глобаль ТЭП/ВВП) чикләрендә нәтиҗәле куллану мөмкинлекләрен тоярга тиешләр. Күптеллекнең тотрыклы саклануы тәэмин итү өчен кешелекнең хезмәт коорперациясе чикләрендә теләсә нинди табигый телнең тигез кулланылыш мөмкинлеген бирүче технологияләргә күчүе шарт[7].
Web 3.0 дип билгеле семантик челтәр технологиясе нәкъ шундый телгә бәйле булмаган ысулны куллана. Һәм бу мөмкинлекләр кешелеккә инде таныш:
- 2012 елдан бирле Викимәгълүмат халыкара белем базасында кулланыла (мәгълүмати технологияләр дөньясы лидерлары һәм төрле архив-музей-башкаларның корпоратив мәгълүмат саклагычларындагы түбән структуралы мәгълүматны эшкәртү өчен кулланган Wikibase инсталляцияләре һәм алар нигезендәге белем блоклары),
- 2016-2018 елларда телләрне тасвирлау лексикографик мәгълүмат форматына күчерелгән (популярлыкны җыя бара, Европа Берлеге тел тигезлеге проектының фундаментына керәчәге көтелә, дәүләт-муниципаль хезмәтләр һ.б., максат 2030), һәм
- 2020-2023 еллар дәвамында болар нигезендә Викифункцияләр коммуникацион технологиясе кулланылышка кертелә (яңа гына 6 телдә уңышлы пилот тәмамланды һәм эре күләмле кулланылышка чыгарылуга әзерләнә).
Бар Викимедиа проектларыннан аермалы буларак, болар иң югары иреклелек дәрәҗәсендәге хокуки лицензия буенча бастырыла, үзгәртелә һәм таратыла. (Creative Commons Zero, CC0 - иҗтимагый милек). Телләрегезнең мәңгелек иминлеген тәэмин итүдә иң нәтиҗәле катнашырга теләүчеләргә боларны үстерүче волонтёрларга кушылырга чакырабыз!
Статистик җәдвәлләр
[edit]Җәдвәлләргә түбәндәге ике шарттан кимендә берсе дөрес булган телләр кертелә:
- Россия Федерациясенең берәр җирдә рәсми статусы;
- Сөйләшүчеләрнең күпчелеге Россия территориясендә яши.
Игътибар: берәр РФ төбәгендә рәсми статуслы булган, тик сөйләшүчеләрнең күпчелеге РФ тышында яшәгән телләр * белән тамгалана.
Чагыштырма анализ өчен мәгълүмат һәм үрнәкләр
[edit]- Бу материал булдырылган мизгелгә Викимәгълүмат элементлары саны - 101850730
- Телләр буенча лексем һәм башка лексикографик берәмлекләр саны
Тел [[Баш бит]] |
Код [[Төркем:]] |
Тамгалар саны |
Тамгалар % |
Тасвирламалар саны |
Тасвирламалар % |
Лексемнар саны |
Формалар саны |
Синтагмалар саны |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
инглизчә | en | 86534411 | 85 | 84304578 | 82.8 | 72561 | 132029 | 30160 |
гарәпчә | ar | 6361419 | 6.2 | 51285699 | 50.4 | 1384 | 310 | 136 |
испанча | es | 20974374 | 20.6 | 43824405 | 43 | 30480 | 352459 | 10425 |
кытайча | zh | 6317996 | 6.2 | 34690543 | 34.1 | 4322 | 4458 | 3995 |
русча | ru | 8775094 | 8.6 | 39399582 | 38.7 | 101554 | 1238078 | 12833 |
французча | fr | 21394767 | 21 | 50751745 | 49.8 | 19271 | 325157 | 9482 |
немецча | de | 21147425 | 20.8 | 65515077 | 64.3 | 213398 | 550155 | 10269 |
төрекчә | tr | 1980389 | 1.9 | 33405809 | 32.8 | 225 | 188 | 189 |
һиндча | hi | 1185205 | 1.2 | 8194601 | 8 | 1407 | 2430 | 1892 |
фарсыча | fa | 2773491 | 2.7 | 15532782 | 15.3 | 6768 | 11417 | 7425 |
Актив Википедиясе булган РФ телләре (34)
[edit]Төркем | Тел [[Баш бит]] |
Код [[Төркем:]] |
Тамгалар саны |
Тамгалар % |
Тасвирламалар саны |
Тасвирламалар % |
Лексемнар саны |
Формалар саны |
Синтагмалар саны |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
көнчыгыш славян (2) | русча | ru | 8775094 | 8.62 | 39399582 | 38.68 | 101554 | 1238078 | 12833 |
украинча* | uk | 6093531 | 5.98 | 59582944 | 58.5 | 16258 | 507956 | 283 | |
төрки (10) | алтайча | alt | 2247 | 0 | 10 | 0 | 1 | 0 | 1 |
азәрбайҗанча* | az | 1041742 | 1.02 | 1007804 | 0.99 | 28 | 22 | 22 | |
башкортча | ba | 594414 | 0.58 | 6570985 | 6.45 | 16 | 3 | 14 | |
кырымтатарча | crh | 398457 | 0.39 | 530708 | 0.52 | 13 | 10 | 15 | |
чуашча | cv | 727163 | 0.71 | 786208 | 0.77 | 11 | 1 | 11 | |
казакъча* | kk | 936517 | 0.92 | 929021 | 0.91 | 20 | 2 | 18 | |
карачай-балкарча | krc | 456559 | 0.45 | 102963 | 0.1 | 2 | 0 | 2 | |
саха-якутча | sah | 475916 | 0.47 | 240898 | 0.24 | 8 | 0 | 8 | |
татарча | tt | 980788 | 0.96 | 6509824 | 6.39 | 8 | 0 | 8 | |
тывача | tyv | 455568 | 0.45 | 94971 | 0.09 | 5 | 0 | 5 | |
монгол (2) | бурятча | bxr | 457138 | 0.45 | 142643 | 0.14 | 3 | 0 | 3 |
калмыкча | xal | 455456 | 0.45 | 144964 | 0.14 | 12 | 2 | 14 | |
һинд-аурупа (3) | понт-грекчасы | pnt | 453735 | 0.45 | 144974 | 0.14 | 1 | 0 | 1 |
осетинча | os | 685107 | 0.67 | 808088 | 0.79 | 7 | 1 | 7 | |
идиш* | yi | 677620 | 0.67 | 2889421 | 2.84 | 276 | 704 | 330 | |
нах-дагъстанлы (5) | аварча | av | 458950 | 0.45 | 145011 | 0.14 | 6 | 0 | 6 |
чеченча | ce | 990769 | 0.97 | 1186533 | 1.16 | 10 | 1 | 10 | |
ингушча | inh | 456006 | 0.45 | 6984 | 0.01 | 4 | 0 | 4 | |
лакча | lbe | 452758 | 0.44 | 2 | 0 | 5 | 0 | 5 | |
лезгича | lez | 458967 | 0.45 | 103329 | 0.1 | 6 | 0 | 6 | |
абхаз-адыг (2) | кабарда-чиркәсчә | kbd | 455580 | 0.45 | 28 | 0 | 7 | 1 | 7 |
адыгча | ady | 451459 | 0.44 | 13 | 0 | 7 | 10 | 7 | |
фин-угыр (10) | финча* | fi | 7274103 | 7.14 | 34355848 | 33.73 | 636 | 8383 | 569 |
пермяк комичә | koi | 458804 | 0.45 | 145570 | 0.14 | 6 | 0 | 6 | |
зырян комичә | kv | 461827 | 0.45 | 344 | 0 | 28 | 36 | 24 | |
мукшыча | mdf | 457818 | 0.45 | 181892 | 0.18 | 3 | 0 | 3 | |
болын марича | mhr | 669640 | 0.66 | 679351 | 0.67 | 3 | 1 | 3 | |
таулы марича | mrj | 464752 | 0.46 | 7 | 0 | 4 | 0 | 4 | |
эрзәчә | myv | 494156 | 0.49 | 31494 | 0.03 | 10 | 2 | 9 | |
ливвичә | olo | 469880 | 0.46 | 20 | 0 | 2 | 0 | 2 | |
удмуртча | udm | 459479 | 0.45 | 193 | 0 | 7 | 0 | 7 | |
вепсча | vep | 517757 | 0.51 | 31895 | 0.03 | 15 | 34 | 17 |
Википедиясе инкубациядә булган РФ телләре (45)
[edit]Искәрмәләр
[edit]- ↑ Фәткуллин Ф.Н. Россия телләрендәге Википедияләрнең бүгене һәм иртәгәсе: нигә һәм ничек? (Russian), Фин-угыр вики-семинары, Петрозаводск, 6-9 май 2016 г.
- ↑ Марков, А. В. в http://amp.gs/j8d9b по Вааль, Франс де, 2007
- ↑ Шайхиев Г.Ф.. Акыл теле. Без татарча да, русча да, инглизчә дә уйлыйбыз... Казан: 2000. (Русча: Язык разума. Мы думаем и по-татарски, и по-русски, и по-английски...)
- ↑ Фаткуллин Ф.Н.: Мифологик аң һәм матди булмаган мәдәни мохит. Төрле телләрдәге Википедия бүлекләре материалларына мөрәҗәгатьләр структура һәм статистикасы нигезендә эмпирик анализ. I Всероссийская научно-практической конференция "Язык, общество и информационные технологии" (19-20.02.2022).
- ↑ Фәткуллин Ф.Н.: Татар теле һәм мәдәниятенең цифрлы тотрыклылык экосистемасы. Ни бу, ничек и нигә?. Татар теле һәм әдәбияте укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды. "Баланың шәхесен һәм милли үзаңын формалашуында полимәдәни мәгәриф факторы" секциясе түгәрәк өстәле. 28.06.2022.
- ↑ Фәткуллин Ф.Н.: Татарстанның тотрыклы тел һәм мәдәни күптөрлелеге өчен цифрлы экосистема. Нәрсә, нигә һәм ничек?. «Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: тел сәясәте, кыенлыклар һәм перспективалар» төбәкара фәнни-практик конференциясе, «Телләрне саклауда заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр роле» секциясе, Казан, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни ис. Тарих институты , 21.06.2022.
- ↑ Фәткуллин Ф.Н.: Вики — телдә сөйләшүчеләр җәмгыятенең мәдәни трансформациясе катализаторы. (Русча: Вики как катализатор культурной трансформации сообщества носителей языка). Россияле Вики-конференция 2022.