Gender gap/Initiatives/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Хатын-кызлар һәм бәйле темалар тиешлечә тасвирлануга лаеклы!

Проектлар һәм кампанияләр

Хатын-кызлар һәм аларга караган темаларның тасвирлануын яхшырту бәлән ярдәм итәргә телисеңме? Моның өчен хәбәрләр агымына язылу яки соңгы пресс-релизны уку кирәкми. Үзгәртүләр кертүдә тәҗрибәле булу да зарур түгел! Тема кызык булса, түбәндәге проектларга ярдәм күрсәтә аласың — ал да кушыл.

no frame
no frame

Викимедиа Швеция һәм Швециянең чит ил эшләре министрлыгы дөнья буенча Швеция илчелекләре һәм җирле Викимедиа берләшмәләре һәм волонтёрлары белән хезмәттәшлектә төрле Викимедиа редактоннарны оештыра. #WikiGap төрле форматлар һәм киң катнашу өчен ачык, Википедиядә хатын-кызлар, аларга бәйле темалар һәм башка күптөрле мәсьәләләрнең тасвирлануы дәрәҗәсен үстерү буенча җирле чишелешләрне дә кабул итә.
Кайчан: 2020, 2019 һәм 2018 да узды.
Проектын әлеге статусы: 2021
Статус: актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар: #wikigap

noframe
noframe

Төп максаты — тематик мәкаләләр буенча "кызыл сылтамаларны" зәңгәр итү. Проект реаль һәм уйлап чыгарылган хатын-кызларның биографияләрен, аларның хезмәтләрен (киң мәгънәдә, рәсемнәре, китаплары, мәктәпләре, конференцияләре), һәм сәламәтлек, активизм һәм башка «хатын-кызларга бәйле» темаларны каплый. 2014 елның ноябрь аенда Википедиянең инглиз телле бүлегендә биографик мәкаләләрнең 15% тирәсе генә хатын-кызлар турында иде. 2020 елның 23 июнь көнендә без бу өлешне 18.50%-ка күтәрә алдык.
Кайчан: 2015 дан актив
Төп тел: инглизчә
Статус : 2020 да актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:

no frame
no frame

Хатын-кызлар турында төп мәкаләләрне кимендә “Яхшы мәкалә” статусына җиткерү торышлыгы. Әлеге мизгелдә актив проект түгел, күбрәк яхшы мәкаләләр исемлекләренә багышланган каты структурасыз бит хәлендә. Инглизчә Википедиянең 25,437 шәхесләр биографияләренә караган «яхшы мәкаләсеннән» 529ы гына хатын-кызлар турында, ягъни якынча 2%. Беренче максатыбыз - бу санны кимендә 1000гә ирештерү булып тора.
Кайчан: 2015тә башланды.
Статус: 2020 дә актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:

noframe
noframe

«Сәнгать+Феминизм» — вики-остазлык һәм вики-марафоннар үткәрү аркылы Википедиядә cis һәм trans хатын-кызлар, гендер һәм сәнгать темаларының тасвирлануын үстерү максатына таба эшләгән табышсыз оешма. Вики-редактонов, организуемых «Сәнгать+Феминизм» оештырган күпчелек вики-редактоннары һәр елның март аенда урын ала, тик кайбер төркемнәр «Сәнгать+Феминизм» аләме астында шулай ук ел дәвамында төрле чараларны үткәрә. 2014 елдан башлап дөнья буенча оештырылган 1260 редактоннарыбызда 18 000 кешедән күбрәге катнашты, бергәләп Википедия һәм кардәш проектларында якынча 84 000 мәкаләне булдырды яки яхшыртты.
Кайчан: сентябрь 2016
Статус : актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook: https://www.facebook.com/artandfeminism/
Твиттер: https://twitter.com/artandfeminism
Инстаграм: https://www.instagram.com/artandfem/
Хэштеглар: #NowEditingAF #ArtandFeminism

noframe
noframe

Эдитатона — Википедиядә хатын-кызларның һәм бәйле темаларның яхшырак тасвирлануына юнәлгән Викимедиа Мексика проекты. Хатын-кызлар тарафыннан оештырылган һәм үткәрелгән бу тематик вики-марафон Латин Американың төрле илләрендә урын ала. 2018 елда гендер һәм технологияләр өлкәсенә керткән өлеше өчен FRIDA премиясе һәм Omecíhuatl медале белән бүләкләнә.
Нигезләнү датасы: 2015
Төп тел: испанча
Статус : актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:

Викимедиа хәрәкәтендә күбрәк хатын-кызларның катнашуына ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү буенча волонтёрлык проекты.
Кайчан: 2012 башланды
Статус: актив түгел

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:

noframe
noframe

«WikiD: хатын-кызлар, Википедия, дизайн» — Википедиядә архитектура һәм төзелеш өлкәсендә хатын-кызлар турында мәкаләләрне үстерүгә юнәлгән халыкара белем бирү һәм агарту программасы. Проект чикләрендә Мельбурн, Нью-Йорк һәм Берлин шәһәрләрендә контентны яхшырту буенча воркшоплар үткәрү, гамәлдәге ресурслар нигезендә архитектура мәсьәләләре буенча җыентыкларны әзерләү планлаштырыла. WikiD — Австралия, Германия һәм Америка Кушма Штатларында урнашкан Parlour, n-ails һәм Architexx төркемнәре арасында хезмәттәшлек. Проект бите немецча да бар. «WikiD: хатын-кызлар, Википедия, дизайн» 2015 елда Inspire кампаниясе чикләрендә финанс ярдәмен ала.
Кайчан: 2015 тә башлатылган
Статус : билгесез

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:


noframe
noframe

Викимедиа проектларында гендер мәсьәләләрне тасвирлаучы материалларның төрелеген үстерүгә юнәлгән яңа проектларны булдыру һәм ныгыту буенча глобаль инициатива. Идеялар IdeaLab чикләрендә барлыкка китерелде, вики-җәмгыять тарафыннан хуплауга чыгарылды һәм уңышлы башкарылу өчен консультацион һәм оештыру ярдәме белән ныгытылды. Викимедиа фонды тарафыннан финанслауны таләп иткән тәкъдимнәр IEG һәм GAC грантлар бирү комитеты әгъзалары булган хезмәткәрләр һәм волонтёрлардан торган бердәм комитет тарафыннан бәяләнде). Викимедиа фонды башкарган бу инициатива тәмамланды.
Статус : тәмамланган

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар:

noframe
noframe

күптелле Википедиядә хатын-кызларга багышланган мәкаләләр һәм исемлекләрне булдыру, яхшырту һәм тәрҗемә итү юлы белән цифрлы мохиттә хатын-кызлар турында белемнең җәелүгә теләктәшлек күрсәтү инициативасы. Өлеш кертүчеләр ЮНЕСКОдан катнашу сертификатын ала.
Кайчан: 2018, 2019, 2020 юк (COVID-2019 сәбәпле)
Статус: актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook: https://www.facebook.com/unesco/
Твиттер: https://twitter.com/unesco
Инстаграм: https://www.instagram.com/unesco/
Хэштеглар: #Wiki4Women

no frame
no frame

SheSaid campaign on WikiQuote,Tell Us About Her campaign (2020), #19Women in Sport (2019), #18Women Occupation Drive (2018), #17African feminists (2017), #16WikiWomen Translation Drive (2016), #15Challenge Concours d’écriture (2015)
Кайчан: ел саен, 2015 елдан бирле
Төп телләр: инглизчә һәм французча
Статус: 2020 дә актив

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook: http://www.facebook.com/wikiloveswomen
Твиттер: http://www.twitter.com/wikiloveswomen
Инстаграм:
Хэштеглар: #wikiloveswomen #WLW

noframe
noframe

Викимедиа проектларына мода индустриясе турында контентны (дизайнерлар һәм брендлар, югары мода, кием, аксессуарлар, модельләр, онытылмаслык күлмәкләр, һ.б.) өстәү буенча халыкара кампания. Кайчан: 2019 бирле ел саен
Статус: 2021

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар: #wikilovesfashion2020, #wlf2020

noframe
noframe

Википедиядә “ир-кешеләргә карамаган” темаларның начар тасвирланганын күрсәтү һәм моны үзгәртү өстендә эшләүдә кызыксынган волонтёрлар өчен Викимедиа проект һәм чараларында катнашу мөмкинлекләрне үстерүгә юнәлгән Викимедиа фондының коммуникацион такымының инициативасы.
Статус : 2020

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар: #WikiHerStory

Конференцияләр

noframe
noframe

Хәрәкать эчендә һәм тышындагы күптөрлелек мәсьәләләренә багышланган Викимедиа конференциясе.

Техштурм — техник өлкәдә ми штурмы. Катнашу өчен ИКТ гение булу мәҗбүри түгел. Тәҗрибә дәрәҗәсенә карамастан ИКТда кызыксынган хатын-кызлар, ир кешеләр һәм башка төрле гендерлы кешеләрнең катнашуына шат булырбыз.

Соц.челтәрләрдә сылтамалар

Facebook:
Твиттер:
Инстаграм:
Хэштеглар: #Techstorm #WikiTechstorm

noframe
noframe

Викимедиа проектларында «ир кешеләргә карамаган» контентның тасвирлануы хәле турында аралашуга багышланган конференция, 17 илдән хатын-кызларны бергә китерде.

Төрлесе (сортланмаган)