User:Frhdkazan/Wiki4RegionalDevt/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Россия – дөньяда җирле мәдәниятләр күптөрлелеге иң югары булган илләрнең берсе..
Гыйлем иктисады чорында комфортлы яшәү өчен, республикабыз һәм татар дөньясының бар халкына Википедиянең рус һәм инглиз телле бүлекләрендә актив һәм нәтиҗәле катнашу сәләтләренә ия булырга бик әһәмиятле - җәмгыять процессларының ничек эшләгәне, үз карашларны ничек җиткерү мөмкин булганы, һ.б.). Викимедиа проектларының катнашучылары ягыннан кечерәк тел бүлекләрендә катнашудан башлау (мәс. татарча Википедия яки Викикитап, һ.б.), Вики-мохит чынбарлыгы белән танышу һәм аларга ияләшү җиңелрәк, тизрәк һәм күпкә йомшаграк уза.[1]

— ФәрҺад Фаткуллин

Бу бит Вики-мохит мөмкинлекләрен региональ үсешне тизләтү өчен инструмент буларак куллану буенча "Акыллы регион" проекты турында

Проект мин башкалардан яхшырак таныш булган Википедиянең татар һәм рус телле бүлекләре, Россия Федерациясе һәм аның Татарстан Республикасы регионы үрнәгендә эшкәртелә.

Проект максаты[edit]

Түбәндәге өлкәләрендә әлегә кулланылмаган мөмкинлекләрне куллана башлау:

  • регионнарның социаль-икътисади үсеш мәсьәләсендә
  • бар ватандашларның кеше потенциалларын һәм шәхси нәтиҗәлелек дәрәҗәләрен тормыш дәвамында үстерү мәсьәләсендә
  • үз регионнарының киләчәкләрен билгеләүгә халыкның бар катламнарының катнашулылыгын үстерү мәсьәләсендә

Тәкъдим ителгән чишелеш[edit]

  1. Балаларны һәм яшьләрне, олылар һәм, аеруча, өлкән буын вәкилләрен күптелле Вики-мохит мөмкинлекләре белән таныштыру
  2. Аларны тормыш дәвамында туктамыйча гыйлем туплауга һәм бар кешеләргә ачык булган мәгълүмати ресурсларның сыйфатын үстерүгә юнәлгән глобаль волонтерлык хәрәкәтендә катнаштыру
  3. Регуляр рәвештә проектта төрле тармаклар буенча пәйда булган төп мәгълүматларның кешелекнең агымдагы мизгелдә ия булган белемгә туры килгәнен эксперт бәяләү өчен аерым өлкәдә эшләгән региональ партнёрларны табу, аларны үзләренең профессиональ эшчәнлек өлкәләрендә белешмә эчтәлеген булдыру һәм яңартуга юнәлгән ирекле волонтёрлар кушыла алган проектларны оештыру һәм дәвам иттерүгә чакыру.

Мантыйк[edit]

Нигә Вики?[edit]

  • Вики-механизм - күпсанлы катнашучыларның онлайн-хезмәттәшлеге өчен иң кулай ысул. Шундыйлардан иң танылган проект булган Википедия бүген дөньяда укылу буенча бишенче урынында тора)
  • Вики-проектларның үзәкләштерелмәгән (распределённый) табигате катнашучыларын тормышлары буенча үзләре өчен кызык булган биремнәрне сайларга һәм алардагы сәләтләрен үстерергә өнди, проект буенча шәхси һәм такым эшчәнлекне нәтиҗәле килеш оештырырга өйрәтә (мәгълүматны табу һәм эшкәртү, карашларын дәлилләү өчен аргументлар табу һәм консенсуслы чишелешләрне эзләү).
  • Вики мәсьләкләре ирекле волонтёрларга проектны үз итергә, эшчәнлек процессында кызыксынып катнашырга ярдәм итә
  • Мәгълүмати мохитне баету һәм аны актуаль иттереп яңартып тору проект такымы һәм башка кулланучыларының гамәлләренең нәтиҗәлелеген үстерүнең төп шарт булып тора

Нигә Викимедиа платформасы?[edit]

Бу ник кызык?[edit]

Партнёрларга[edit]

  • Вики-мохит мәгълүматның тиз яңартылуы өчен иң уңайлы булып тора
  • Төрле корпоратив яки башка Вики-булмаган сайтлардагы PR-материалларына караганда, халыкның Википедиядәге мәгълүматларына ышану дәрәҗәсенең югарырак булуы аның технологиясе һәм түбәндәге стандарт мәсьләкләре белән билгеләнә
  • Партнёрлар белән бергәләп оештырылган белем бирү программаларының катнашучылары Вики-мохиттә эшләү тәҗрибәләрен туплый (бусы соңрак корпоратив викиларда яки үз проектлары һәм эш бирүчеләре файдасына профессиональ эшчәнлекләре чикләрендә Викимедиа проектларында кулланыла ала)
    • Партнёрларның һәм аларга караган оешмаларының штат хезмәткәрләре аларның профессиональ өлкәләре белән кызыксынган ирекле волонтёрларның мөстәкыйль эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген үстерүче контакт вәкилләре була алачак
    • Тәэмин итүчеләр башкарган проектлар алар күрсәткән иҗтимагый һәм мәгълүмати хезмәтләрне алучыларның үзләре яшәгән мохитне һәм кирәкләренә иң югары дәрәҗәдә туры килгән алдынгы практикаларны тасвирлауда актив катнашулары белән уңышлырак була
    • Википедия мохәррирләренең (булсын республикада яшәүчеләр, булсын кунаклары) проектта катнашулары аркылы Республиканы якынрак күрүләре, урын алган процесслары һәм феноменнарына лояльлек дәрәҗәләренең үсүе

Потенциаль региональ партнёрлары[edit]

  • Региональ хөкүмәте
    • Сәламәтлек саклау министрлыгы
    • Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы
    • Мәгариф һәм фән министрлыгы
    • Мәдәният министрлыгы
    • Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы
    • Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
    • Туристлык буенча дәүләт комитеты
    • Инвестицион үсеш агентлыгы
    • Региональ матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
    • һ.б.
  • ПТУ һәм ЮУЙлар
  • Профессиональ, тармак, фәнни һәм иҗади берлекләр, ассоциацияләре һ.б.
  • Үз профессиональ, мәдәни һәм башка белемнәрен уртаклашу белән җәмгыятьне баета алган башка кызыксынуларын күрсәтүче төркемнәр.

Россия һәм дөнья буенча Викимедиа хәрәкәте катнашучыларына[edit]

  • Россия викимедистлары
    • үз ватаннарының җәмгыятенә файда китерүгә юнәлгән мәгълүмати мохитне баетучы кертемнәренең рәсми танылуга шат булачак
    • үз регионнарында һәм тел бүлекләрендә охшаш проектны башкару өчен юл харитасына ия булачаклар
  • Хәрәкәтьнең бар катнашучылары
    • телне, мәдәни белемне һәм регионнарындагы башка мирасларын саклау һәм үз үсешләре өчен нәтиҗәле куллану тәҗрибәсенә ия булачаклар

Россия Федерациясенә[edit]

  • Мәгълүмати мохитне баетуга ватандашларны һәм дусларны җәлеп итү аркылы ил җәмгыятен һәм икъдисадын җанладыру өчен өстәмә бер инструмент
  • Халыкара дәрәҗәдә позитив PR
  • Өстәмә чыгымнарны таләп итмәгән ил икътисадында катнашучыларның квалификацияләрен үстерүгә юнәлгән автоматик килеш эшләүче система

Алга таба эшкәртелүне таләп иткән төп мәсьәләләр[edit]

  • Остазлар өчен осталарны әзерләү
  • Галимнәребез абруйлы Россия һәм халыкара фәнни журналларда мәкаләләр бастырганы кебек үк, мәктәп укучылары, ПТУ һәм ЮУЙ студентлары һәм аспирантурага кергәннәренә охшаш белем алу программалары компонентларын булдыру
    • Бу катнашучыларны шулай ук кыйммәтле тормыш тәҗрибәләре булган олы һәм өлкән буын волонтёрларны өйрәтүгә катнаштыру
  • Төбәкнең социо-икътисади һәм башка үсеш проектларына ярдәм итүче махсус тармак һәм гомум мәгълүмати Вики-мохитне баету буенча региональ партнёрлар белән хезмәттәшлекне оештыру

Шулай ук карагыз[edit]

Искәрмәләр[edit]