Wikimedia Language Diversity/Wikipedia Community Sustainability/tt

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Милләтеңә һәм аның теленә якты киләчәк телисеңме? Үз кулларыңа алчы! Ничек? Бу телдәге Википедиягә кертем ясарга, тупланган белем һәм тәҗрибәң белән уртаклашырга башла!
Кеше белән ул аңлаган телдә сөйләшкәндә, башы белән сөйләшәсең.
Кеше белән аның мирас телендә аралашканда - йөрәгенә мөрәҗәгать итәсең.[1]

— Нельсон Мандела

"Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендәге парадокс - үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуында. Үзгәрешләрдән фәкать үле (юкка чыккан) мәдәният һәм телләрне генә тулысынча саклап була."[2]

— Annika Pasanen, Janne Saarikivi

"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... цифровой чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Бу тикшеренүнең нәтиҗәләрен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[3]

— Андрас Корнай

"Яшьләрнең үзләрен мирас телләре белән тиңләштерү өчен, бу тел белән бәйле булган кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен таба алулары зарур. Өй һәм мәктәп кебек тел кулланылыш мохите инде җитәрлек түгел, үткән турында ностальгия хисләренә нигезләнгән фольклор мәдәнияте бер дә кызыксындырмый. Шулай да, яшьләр мәдәниятен аларның мәдәни төркеменә кермәгәннәргә төзү читен — үз мәдәниятен һәм кызыксындыргыч кыланыш үрнәкләрен яшьләр үзләре генә булдыра ала. Модернизация процесслары аркылы узучы җирле тел җәмгыяте вәкилләре өчен бу игътибарны таләп итүче бик зур авырлык булган мәсьәлә булып тора."[4]

— Анника Пасанен, Янне Саарикиви

Көче Википедияләр җәмгыятләре тотрыклылыгы

Бу бит төрле илкүләм статусы булмаган төбәк/җирле/автохтон телләрендәге Википедия бүлекләренең үсешенә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү һәм аларны популярлаштыру проектына багышланган.

Берәр җәмгыять актив кала бирүе өчен, аның мәдәнияте үзенә чынбарлыкның бар вәзгыяьләрен тасвирлый һәм бар таләпләренә урынлы җавап таба алучы килеш үзгәреп торырга тиеш. Моның өчен аның телендә бар бәйле төшенчәләренең булуы зарур. Кешелекнең белемен төрле телләрдә тасвирлануына мөмкинлек бирүче Википедия кешеләр җәмгыятенең актив мәдәни күптерлелегенең сакланылуына теләктәшлек күрсәтә.

Проектның максаты[edit]

'Җир йөзендәге бар телләрнең цифровой барьерны атлата алуларын һәм үзләренең җанлылык дәрәҗәсен үстерү өчен электрон мохите мөмкинлекләреннән файдалана башлавын күрү, һәм моның өчен бу телләрдә сөйләшүче кешеләр арасыннан мөмкин кадәр күбрәкләрне Викимедиа проектларына җәлеп итү

Проектның табигате[edit]

Викимедиа Фонды һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны булдыруга тотынды. Бу максатка ирешә алу өчен, түбәндәге ике шартны тудырырга кирәк:

  1. бернинди белем югалмаячак һәм
  2. барысы да һәрбер кешегә ачык булачак.

Кешелек туплаган белемнең саклануы - Викимедиа хәрәкәтенең бар әгъзалары уртаклашкан кыйммәтләреннән берсе булып тора.

Бу проект глобальләшә барган дөнья шартларында Җир шарының бар автохтон этник төркемнәре әгъзаларының, аеруча "суверен милли дәүләтләре булмаган мәлләт" (ингл.) вәкилләренең, үзләренең милли телләрен, традицион белемнәрен һәм мәдәни капиталның бәйле элементларын саклау һәм активлаштыру буенча торышлыкларына ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтүче системаны булдыруга юнәлгән.

Монда иң алдынгы практикалар буенча документация, еш бирелгән сорауларга җаваплар, файдалы исемлекләр, проект яңалыклары, Мета-Викида тәрҗемә ителгән материалларга сылтамалар урнаштырыла, мәс.:

  • Википедиянең яңа һәм кече бүлекләре өчен кулланма (ингл.) * (рус.)
  • Җәмгыять потенциалларын үстерү (ингл.) * (рус.)
  • Берләшмәләрне үстерү (ингл.) * (рус.)

Игътибар таләп иткән мәсьәләләр[edit]

  • Аерым катнашучылар һәм җәмгыятьләрнең үсешенә ярдәм
  • Аерым телләрдәге Википедияләрнең барлыгын һәм әһәмиятлелеген күрсәтү эшчәнлеге
  • Гамәлдәге укучыларны Википедияләргә үзгәртүләр кертүгә җәлеп итү
  • Википедияләрне укучылар санын үстерү

Шулай ук карагыз[edit]

Файдалы сылтамалар[edit]

Проектның барлыкка килүе[edit]

«Россия халыклары телләрендәге Википедияләр» проекты чикләренә кергән тел кодлары
Wikimania 2017 конференциясендә тәкъдим ителгән проектны танытучы постер

2019-2023 еллар дәвамында бу глобаль проект "Россия халыклары телләрендәге Википедияләргә теләктәшлек күрсәтү" инициативасыннан үсеп чыкты. 2015-2016 елларда Россия телләрендәге Википедияләр барлыгының ~10% тәшкил итте, вәкилләре йә Русча Википедиянең битләрендә, яки вики-технологияләргә багышланган офлайн чараларда очрашып торганнар иде.

Проект:Разделы Википедии на региональных языках России адресы буенча урнашкан бу озын мөддәтле проектының төп бите рус телендә аралаша алган викимедиячеләрнең бәйле Википедияләрне үстерү һәм популярлаштыру эшчәнлегендә кылынган гамәлләрне координацияләү һәм хезмәттәшлек платформасы булып тора. - Проектта катнашучылар исемлеге

Проект буенча фикер-яңалыклар турында хәбәрләшү өчен кулланыган Викимедиа РУ хатлашу исемлегендә аерым дискуссия булдырылган.
Рәсми якланылуның башка формалар арасында Викимедиа РУ табышсыз партнёрлыгының үз вики-мохитендә башлатылган проект «Күптеллелек» проектын һәм баш битендәге махсус калыбын атап була.


Искәрмәләр[edit]

  1. (Russian) "Если ты говоришь с человеком на том языке, который он понимает, ты говоришь с его головой.
    Если ты говоришь с человеком на его родном языке, ты говоришь с его сердцем."
  2. (Russian) "Парадокс сохранения культуры и языка заключается в том, что они сохраняются исключительно путем изменения. Только мертвые языки и культуры можно полностью обезопасить от перемен", from Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть I. Многоязычное общество и многоязычный индивид. Глава "Изменяющаяся роль языков", 35 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / I баб - "Күптелле җәмгыять һәм күптелле индивид", "Телләрнең үзгәрүче роле" өлеше, 35 б.)
  3. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  4. (Russian) "Для того, чтобы отождествлять себя с родным языком, молодежи требуются привлекательные образцы для подражания, связанные с этим языком. Такие сферы употребления языка, как дом и школа, уже не вполне достаточны, ностальгирующая по прошлому фольклорная культура нисколько не привлекает. Однако молодежную культуру сложно конструировать извне — только молодежь может сама создавать свою культуру и образцы для подражания. Это представляет большую трудность для модернизирующегося сообщества носителей локального языка, на которую следует обращать внимание.", из Замятин К., Пасанен А., Саарикиви Я. "Как и зачем сохранять языки России"./ Часть III. "Пути сохранения языков под угрозой исчезновения. Практические советы", Глава "Преподавание на языке меньшинства в школе", раздел "Что кроме школы и после школы?", 162 с.
    ("Россия телләрне ничек һәм ни өчен сакларга". / III баб - "Юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклау юллары", "Мәктәптә азчылык телендә укыту" өлеше, "Мәктәптән тыш һәм мәктәптән соң нәрсә?" бүлеге, 162 б.)