Атнаның тәрҗемәсе

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Translation of the week and the translation is 94% complete.
Outdated translations are marked like this.
Сокращения:
WM:TOTW,
TOTW

Бу бит Википедиянең "Атнаның тәрҗемәсе" проектына багышлана.

Һәр атнаның дүшәмбе көнендә берәр әһәмиятле мәкаләне мөмкин кадәр күбрәк телләргә (аеруча вики-җәмгыятьләре көчкенә булганнарга) төпчек мәкалә яки кереш өлеше буларак тәрҗемә итү өчен сайланыла.

Идеаль намзәтләр сыйфатлары: 1) кыска, 2) тәрҗемә итү өчен җиңел, 3) башка темалар буенча мәкаләләрнең тәрҗемә ителүенә китерә.

Проектның максаты бар тел бүлекләребездә төрле темаларга контентның булуын алга сөрү. (Шулай ук тәкъдим ителгән Бар тел бүлекләрендә булырга тиешле мәкаләләр исемлеге һәм төпчек мәкаләләрнең коллекциясен булдыру буенча Минипедия проекты белән танышып була.)

Атнаның тәрҗемәсенә чыгарылган мәкаләне үз телегездә булдыруга, аны зинһар Викимәгълүмат базасында урнашкан телара вики-сылтамалар бүлегенә төркәп куегыз.

Шулай ук, Викимедиа тәрҗемә эшчәнлеге үзәге Бабильдә башка волонтёр-тәрҗемәчеләр белән аралаша һәм алардан киңәш-ярдәм сорый аласыз.

Бу атна (17)

Бу атна җиңүчесе en:Devorà Ascarelli.

Тәрҗемәләрне, зинһар, монда теркәгез.

Гамәлдәге намзәтләр

Тәрҗемә ителү өчен намзәтләр битендә тавыш бирегез. Үз исемегезне сезгә иң ышаган намзәт янында урнаштырыгыз. Мәкалә эчендәге потенциаль сылтамаларны да истә тотыгыз - кайберәүләр аларны да тәрҗемә итәргә тели ала ич.

Яклауны тапмаган намзәтләрне /Removed битендә күрә аласыз.

Тәрҗемәчелектә катнашырга теләүчеләренә

Проектка кушылырга теләүче волонтёр-тәрҗемәчеләр монда теркәлә ала. Ярдәмегез өчен алдан ук рәхмәт. Һәр атнаның тәрҗемәсе мәкаләсенең аралашу-бәхәс битегезгә ирештерелүен телисез икән, түбәндәге төймәгә басып теркәлә аласыз.

Элекке тәрҗемәләр (2024)


Архивлар