Викимедиа блогы/Язмалар/Танышыгыз — Эмна Мизуни — “Ел Викимедиачысы 2019”

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki

Танышыгыз — Эмна Мизуни — “Ел Викимедиачысы 2019”

«Ел викимедиачысы - 2019» исеменә ирекле гыйлемне популярлаштыручы тунислы активист Эмна Мизуни (франц. Émna Mizouni‎) лаек булды. Премия 2019 елның 18 августында Стокһолмда, Викимания-2019 конференциясенең тантаналы ябылу пленар сессиясендә тапшырылда. Эмна Тунисның бай мәдәниятен һәм тарихын танытуда армый-талмый эшчәнлеге, гарәп һәм африкалы җәмгыятьләрен илхамландыручы гамәлләре, халыкара Викимедиа хәрәкәтенең үсешенә файдалы булган үрнәге аркасында сайланды.

Эмна тумышыннан бирле исемдәш дәүләтнең иң эре шәһәре һәм башкаласы булган Туниста яши. Стратегик әһәмияткә ия булган Урта диңгезнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш төбәкләре чигендә урнашуы аркасында Тунис Испания, Төньяк Африка һәм Корсика ярбуеларында урнашкан торак пунктларыннан торган Карфаген дәүләтенең башкаласына әверелә. Б.э.к. 164 елда шәһәр җимерелә, әмма Өмәвиләр хәлифәте заманында яңадан көч җыя — иске каладагы күпчелек биналары нәкъ шул чорга туры килә.

Күп гасырлар узуга, "Гарәп язы" вакыйгаларыннан соң Эмнага илнең төрле җирләрендә булырга туры килә. Тунис халкының күпчелеге илнең бай тарихын белмәвен ачыклый ул. Бу хәлне үзгәртү өчен, мәсләктәшләре белән бергәләп 2013 елда Карфагина (ингл. Carthagina; twitter) исемле табышсыз оешманы нигезли Эмна.

Бу оешманың эшчәнлеге аркылы бүгенге халкыбыз һәм киләчәк буыннар файдасына милли мирас һәм тарихыбызны саклауга, яклауга һәм танытуга өлеш кертергә тырышабыз.

— Эмна Мизуни

Бу максатларга ирешүдә Карфагина такымы Викимедиада табигый партнёрны тапты. Вики-проектлар белән хезмәттәшлек Эмна өчен 2013 елгы «Вики һәйкәлләрне ярата» бәйгесеннән башланды. Элекке буыннар безгә тапшырган мәдәни инфраструктура объектларына багышланган бу халыкара фотография конкурсы чикләрендә ул үзе төшергән сурәтләрне йөкләде, башкаларны да шулай ук ясарга күндерде.

Киләсе берничә ел дәвамында Эмна куян оясына[1] охшаган Викимедиа хәрәкәтенә — уртак идеалларга таба алгарышына үз ирекле өлеше белән ярдәм итүче оешмалар һәм шәхесләрнең глобаль җәмгыятенә — тирәнрәк чума торды. Иҗтимагый коммуникацияләр һәм маркетинг өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе аркасында, Эмнаның игътибары үз-үзеннән күпчелеккә күренмәгән әмма туктамыйча катлаулана торган сәхнә арты оештыру эшчәнлегенә таба тартылды.

Мин күзгә күренмәгән лидер концепциясенә ышанам. Бу дөньяда һәрберебез инде күәтле булган Викимедиа җәмгыятенең эшчәнлеген тагын да көчләндерә ала. Үз потенциалымны һәм оффлайнда эшләү сәләтләремне генә кулландым мин.

— Эмна Мизуни

Эмна берничә эре конференцияне оештыруга үз өлешен кертте:

  • 2015 нче елда гарәп телле Википедия мөхәррирләре үз коллегалары өчен үткәрелгән беренче ВикиАрабиягә (ингл. WikiArabia)
  • соңрак Каһирәдә 2017 елда узган икенче конференциясенә;
  • 5 көнлек Викимания-2018 конференциясенең бар пленар чыгышларны, секцион бүлекләрнең һәм башка очрашулар тәртибен планлаган һәм оешырган Програм комитетының уртак рәислек ролен башкарган.

Шулай ук, 2016 елда ул Викимедиа хәрәкәтенә кушылу комитеты (ингл. Affiliations Committee) әгъзасы булды һәм 2018 елда аның рәис урынбасары ролена сайланды. Берничә дистә тавыш бирүче иядән һәм тавыш бирү хокукына ия булмаган консультанттан торучы бу комитет Викимедиа хәрәкәтенең берләшмәләренең (англ. Wikimedia movement affiliates) рәсми кушылу процессын алып бару һәм Викимедиа Фондының Багучылар Шурасына (ингл. Wikimedia Foundation Board of Trustees) рекомендацияләр бирү өчен җәваплы.

Бүген Эмна Туниста һәм аның күрше илләрендә вики-марафоннар, практик семинарлар һәм башка Викимедиа чараларны оештыру буенча эшчәнлеген дәвам итә. Карфагинаның президенты буларак дәвам итә, шул ук арада, оешманың идеалларына нигезләнеп, цифрлы мохит сәләтләрен үстерү һәм Интернет иминлеге мәсьәләләре буенча социаль яктан зәгыйфь төркемнәр (ингл.marginalized groups) һәм ММЧлар белән эш итүче «Цифрлы ватандашлык» (ингл. Digital Citizenship) табышсыз оешманы нигезләде.

Мәдәният һәм тарихтан тыш, файдалы була алачагым башка, аеруча контент һәм ресурслар җитмәгән, өлкәләр белән дә танышырга туры киләчәк миңа.

— Эмна Мизуни

Эд Эрхарт, Өлкән мөхәррир, иҗтимагый элемтәләр бүлеге
Викимедиа Фонды

«Ел викимедиачысы» бүләге ел саен Викимедиа проектларына һәм аларга үз өлешен кертүче волонтёрларга багышланган Викимания конференциясе дәвамында Википедияне нигезләгән Джимми Уэйлс тарафыннан бирелә. Быелгы Викимания-2019 ябылу мөрәсиме дәвамында Джимбо белән сәхнәгә Татарстанда яшәүче россияле «Ел викимедиачысы 2018» Фәрһад Фәткуллин чыкты.
Бу язма беренче буларак CC BY-SA 3.0 лицензиясе буенча эшләүче Викимедиа Фонды веб-сайтында 2019 елның 18 августында дөнья күрде.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Куян оясы (ингл. rabbit hole) — Льюис Кэррол язган «Алисә могҗизалар илендә» әсәренә аллюзия — ред.