"КешеХокукларыӨченВики" бәйгесе

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page WikiForHumanRights Challenge/2021 and the translation is 92% complete.
Outdated translations are marked like this.
#КешеХокукларыӨченВики: 2021 ел бәйгесе
Сау-сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук

Кеше хокуклары, әйләнә-тирә мохит сәламәтлелеге һәм дөнья буенча бу мәсьәләләр белән очрашкан төрле җәмгыятьләр турында языгыз!

Өйгә кайту инде :) Кампания турында өстәмә детальләр Җиңүгә әзерме? Партнёрларыбыз турында тулырак Саннарны күзәтәбез .. {{{imge_exp_text7}}} Саннарны күзәтәбез .. Соңгы хәбәрләребез..
Баш бит Гамәлләр кылырга чакыру Призлар Мәкаләләр исемлеге Катнашучылар Community events Аралашу Журнал

Бәйгенең баш бите

"Сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук" турында #КешеХокукларыӨченВики Викимедиа мәкаләләр бәйгесенә рәхим итегез! Бу чара зур #КешеХокукларыӨченВики кампаниясенең чикләрендә оештырыла.

Нәрсә: Күп телле Википедия һәм башка Викимедиа проектларында кеше хокукларына, аеруча сау-сәламәт әйләнә-тирә мохиткә хокук мәсьәләсенә караган темаларга, бәйле мәкаләләрне булдыру һәм яхшырту буенча ачык бәйге бу. Җиңүчеләр катнашуларын билгеләү өчен кечкенә призлар белән бүләкләнәчәк. Бәйге 15.04-15.05.2021 арасында #WikiForHumanRights кампаниясе чикләрендә БМО Кеше хокуклары идарәсе (OHCHR) һәм БМО Әйләнә-тирә мохит программасы белән чикләрендә оештырыла.

Кайчан: Бәйге Гринвич сәгать кушагы буенча 15 апрель көненең сәгать 00:01 белән 15 майның сәгать 23:59 арасында уза. 22 апрель пәнҗешәмбе көне халыкара Җир көне билгеләнәчәк. Теманы үз итү өчен өстәмә илһам яки ярдәм кирәк дип санасагыз, сезне шулай ук кампания чикләрендә оештырылган төрле локаль чараларга кушылырга чакырабыз.

Ничек: Мәкаләләрне үзгәртеп баллар туплыйсыз: һәр катнашучы мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга торыша. Рәсми БМО телләре булмаган телләрдә өлеш өчен аерым призлар биреләчәк.

Кем: Кеше хокуклары һәм сау-сәламәт әйләнә-тирә мохитка хокук темаларына мәкаләләрне булдыру, яхшырту яки тәрҗемә итүдә һәр теләгән кеше үзе сайлаган телдә катнаша ала. Викимедиа хисап язмасы булуыгыз гына кирәк (теләсә нинди Викидә, хәттә Инкубаторда ярый). Кушылу өчен, ниятне Катнашучылар секциясендә белдерү җитә.