Гендерлар тасвирланышы

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
This page is a translated version of the page Gender gap and the translation is 93% complete.
Outdated translations are marked like this.
Хатын-кызлар һәм бәйле темалар тиешлечә тасвирлануга лаеклы!

Викимедиа проектларында төрле гендерларга караган мәгълүмат күләменең хәле турында аналитика һәм ресурслар туплау үзәге

Гендерларга караган мәсьәләләрдә Викимедиа дөньясын зәгыйфьләндерүче ике төрле артта калышу күзәтелә:

(a) контент ягыннан — ягъни хатын-кызларга караганда, безнең викиләрдә ир кешеләр турында күпкә күбрәк язылган, һәм

(b) катнашу ягыннан — ягъни Викимедианың мәгълүматны бергәләшеп җитештерү җәмгыятьләрендә катнашучы ир кешеләр күпкә күбрәк.


Бу бит Викимедиа дөньясында гендер мәсьәләләренә караган хәлләр буенча мәгълүмат һәм ресурслар җыентыгы буларак булдырылган. Шулай ук күзәтелгән "гендер тигезсезлекләре" буенча төрле тикшеренүләр бастыру, хатын-кызлар, LGBT+ һәм башка төр гендер азчылыклар вәкилләренең Викимедиа мохитләреннән китүләре яки монда һич катнашмаулары турында төрле кейслар туплау нияте дә бар.

Бу теманы якын күргәннәре белән элемтәгә керү яки ярдәм сорау өчен иң дөрес урыны — гендерлар тасвирланышына багышланган хатлашу исемлеге. 2011 елның 31 гыйнварында башланган мохиттә күп еллар тәҗрибәсе булган викимедиачылар һәм тема белән кызыксынучы башка өлкәләрдән шәхесләр катнаша. Монда беренче язуда үзегезне кыскача танытуыгыз урынлы булыр.

2020 дә дискуссияләр өчен махсус Telegram каналы да ачылды. Рәхим итегез!

Портал буенча навигация

Проектларыбыздагы мәгълүмат күләменең чын хәлне чагылдырмавын истә тотыгыз
Проектларыбыздагы мәгълүмат күләменең чын хәлне чагылдырмавын истә тотыгыз
  • Белем — гендерларга караган мәсьәләләр буенча мәгълүмат күләменең төрлелеге дәрәҗәсе белән танышу.
  • Тикшеренүләр — бастырылган материаллар
  • Ресурслар — инструментлар, документлар һәм финанс ярдәм
  • Төркемнәр — мәсьәләне хәл итүдә катнашкан рәсми һәм рәсми булмаган төркемнәр
  • Инициативалар — аерым төркемнәр башкарган яки хезмәттәшлекләр чикләрендә үстерелгән инициативалар
  • Хәбәрләр һәм чаралар — гендер мәсьәләләрендәге калышу темасы буенча соңгы яңалыклар