Вики хатын-кызларны ярата/ХатынКызСүзе

From Meta, a Wikimedia project coordination wiki
Jump to navigation Jump to search
This page is a translated version of the page Wiki Loves Women/SheSaid and the translation is 35% complete.
Outdated translations are marked like this.
Грака Махел нәрсә әйткәнен беләсезме?
ХатынКызСүзе проекты "Вики хатын-кызларны ярата" инициативасының өлеше
Скриншот англоязычного Викицитатника от 6 октября 2020 года. Альфа-самец на Заглавной уже о многом говорит, но загляните в раздел «Персоналии» и поищите там женщин…
Украинада яшәүче ХатынКызСүзе катнашучыларына әзерләнгән сувенирлар
This page is about the Wikiquote initiative. It is unrelated to a movie of similar name...

ХатынКызСүзе өземтәләр туплау проекты белән танылган хатын-кызларны алга чыгара "Вики хатын-кызларны ярата" инициативасы. Викиөзектә мәкаләләрне булдыру яки баету белән хатын-кызларга лаеклы игътибарын арттыруга багышлана бу башлангыч.

Викиөзек нигезендә беренче тапкыр 2020 елның октябрендә узган #SheSaid проекты баштан ук уңышлы булып чыкты! 2021 елның 5 гыйнварына катнашучы 7 тел җәмгыяте 867 җыентыкны булдырды (күпчелек) яки баетты. 405 җыентык белән беренчелекне итальянча бүлеге алса, беренче өчлекне финишка 187 белән килгән украинчасы һәм 105 белән французчасы япты. Шәп нәтиҗә - хатын-кызларны ишеттерүдә өлешегез өчен изге рәхмәт.

Икенче чыгарылышы тагын да күләмлерәк чыкты. 9 тел җәмгыяте катнашкан марафонда 1500+ җыентык булдырылды яки баетылды (бу юлы боларның өлеше югарырак булды)! Иң активлылар арасында итальянча һәм тагалогча бүлекләр урын алды. Барысын тәбриклибез :)

Беренче һәм икенче чыгарылышларының уңышлылыгы һәм дә эшләрлек эш бетмәгәнен истә тотып, #ХатынКызСүзе проекты 2022 елда да үткәреләчәк.

ХатынКызСүзе 2022: 1нче октябрь - 31 декабрь

Нигә кирәк бу ХатынКызСүзе кампаниясе

Викиөзекләр җыентыкларында ир һәм хатын-кызларның фикерләрен тигез тасвирлау

Гамәлдәге хәлне сурәтләү өчен, берничә кызыклы саннарны китерийк:

Һичшиксез, үз Викиөзек җыентыгына хаклы булуы өчен яхшы өземтәләр әйтмәгәндер хатын-кызларның һәрбесе. Тик...

Нишләргә?

Планнарыбыз!

  1. Үзегезгә якынрак булган телдәге Викиөзеккә бераз сөюегезне бирегез. Хатын-кызларга багышланган өзекләр җыентыкларны табып, аларны баету урынлылыгын тикшереп алыгыз. Яки танылган өземтәләр авторлары булган танылган хатын-кызлар әйтүләренә багышланган яңа җыентыкларны булдырыгыз. Яки төрле җыентыкларга хатын-кызларның бәйле өзекләрне өстәгез. Булмаса проблемлы төркемләү категорияләрне төзәтегез
  2. Җыентыкларны баетканда, үзгәртүне тасвирлау тәрәзенә зинһар #SheSaid кертегез! Соңгысы башлангычыбызның телләр ара тәэсирен күзәтүне мөмкин итәчәк.
  3. Юк исә, өлешегезне бәйле тел бүлегендәге тематик портал битенә кертегез
  4. #ХатынКызСүзе башлангычы турында дусларыгыз һәм якыннарыгызга хәбәр итегез!

Кызыктырдымы?

Тышкы ММЧларда тасвирлану